Шәһәр Мэры Татарстан халкын Яңа ел белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Яңа ел белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Ихлас күңелдән барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел – иң тылсымлы, иң яраткан бәйрәмебез. Традиция буенча без аны якыннарыбыз белән үткәрәбез, гимн көенә һәм курантлар тавышыныа күңелдән нәтиҗәләр чыгарабыз.
Безгә, казанлыларга, искә алырлык вакыйгалар күп булды. Мәдәният елы да кызыклы үтте һәм лаеклы дәрәҗәдә төгәлләнде. “Мәдәни күчеш” һәм “Оперение”, “Китап-фест”, “Әдәби ишегалды” проекты һәм танылган язучылар, шагыйрьләр, актерлар, җырчы һәм музыкантлар катнашлыгында узган башка чаралар якты вакыйга булдылар. Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булган шәһәребездә данлыклы “Тюрквижн” халыкара җыр фестиваленең узуы тамашачыларның күңелләренә кереп калгандыр дип ышанам.
Казан, Фехтование буенча чемпионатны, Бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итеп, янә спорт җәмәгатьчелеге игътибары үзәгенә әйләнде. Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы аеруча зур кызыксыну уятты. Казанлыларның физкультура белән шөгыльләнә башлаулары, шәһәрнең төрле районнарында актив төзелә торган универсаль спорт мәйданчыкларына ихтыяҗ зур булуы минем өчен бигрәк тә әһәмиятле.
2014 ел безнең өчен паркларны актив рәвештә торгызу һәм төзекләндерү, яңа яшел зоналар һәм яр буйларын булдыру буларак истә калды. Яңартылган Горький паркы шәһәрлеләр өчен чын магнит кебек булды, биредә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов булышлыгында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да булдырылган.
Безнең шәһәр динамик рәвештә алга хәрәкәт итә, Идел буе федераль округында һәм Россиядә лидерлар рәтендә кала бирә. Без төзү эшләрен, сәнәгатьне үстерүне, фән, мәгариф, сәламәтлекне саклау, мәдәният һәм спортны дәвам итәбез, социаль программаларны теләп тормышка ашырабыз, Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерү өстендә ныклап эшлибез. Болар барысы да казанлыларның хезмәте, үзләренең шәһәрләренә карата булган мәхәббәте һәм аны тагы ямьләндерү теләге булганга тормышка ашырыла.
Соңгы еллардагы җитди капитал аркасында, Казан нык үзгәрде. Карап тотылган булуы, уңайлылыгы һәм кунакчыллыгы ягыннан ул Европа шәһәрләре белән ярыша ала. Юктан гына Россия һәм чит өлкәләрдән килүчеләрнең саны елдан ел үсми.
Нинди генә вакыт булмасын, безнең шәһәр якты һәм өметләндергеч перспективаларга ия. Безнең алда зур бурычлар тора. Хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек – безнең халыкка күптәннән хас сыйфатлар – аларны уңышлы чишәргә булышачагына ышанам, без бит бердәм эшли беләбез һәм нинди генә кыенлыклар булса да үз дигәнебезгә ирешергә өйрәнгән. Казанның иминлеге өчен бергәләшеп намус белән хезмәт итәргә язсын!
2015 ел һәр гаиләгә мәхәббәт һәм иминлек алып килсен! Уңышлы һәм юмарт еллар булсын, барлык хыялларыгызны тормышка аштырсын, тормышыгызны яхшы вакыйгалар белән бизәсен, якты һәм болытсыз матур көннәр бүләк итсен! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм бердәмлек телим!” – диелә котлауда.