Шәһәр башлыгы бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Бүген Казанда “Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге эшли башлады. Көтеп алынган ачылыш, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәрлеләрне башкала Мэры Илсур Метшин котлады.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шулай ук “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков катнаштылар.
Илсур Метшин барлык җыелган халыкны сәламләде һәм әлеге боз шәһәрчеге беренче ел гына ачылмавын, шәһәрлеләр өчен яратып өлгергән урыннарына әйләнүен билгеләп үтте. Бу елда шәһәрчекне төзүчеләргә шактый тырышлык куярга туры килгән, аның төзелеше барышында 25 мең боз кисәге кулланылган. Шәһәр җитәкчесе төзелештә катнашкан кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шәһәр башлыгы шулай ук казанлыларны якынлашып килүче Яңа еллар белән котлады. “Әлеге елда күп эшләр башкардык, күп уңышларга ирешә алдык. Яңа ел башланыр алдыннан барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын телисе килә”, - дип теләкләрен җиткерде шәһәр җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, боз шәһәрчеге төзелеше Татарстан башкаласы өчен матур традициягә әйләнде. Бу елда аның террияториясендә 38 төрле объектлар урнаштырылган – боз скульптуралары, аттракционнар һәм унлап төрле тау. Барлык тауларның да агач каркаслары бар, ул тауның бөтенлеген сакларга һәм теләсә нинди һава торышы шартларында да шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булыша.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрчектәге чын яшел чыршы бәйрәм атмосферасының әһәмиятле элементы булып тора. 31-нче декабрьгә кадәр боз шәһәрчеге территориясендә “Җәнлекләрне тотып карау зоопаркы”н ачу планлаштырыла. Моннан кала, кечкенә казанлылар понига җигелгән чанада йөри алалар.
Шәһәрчек территориясендә ТР башкаласында яшәүчеләрнең уңайлылыгы өчен җылытылган санитар үзәкләр һәм ягып җылытыла торган 2 кафе булдырылган, теләкләре булган кешеләр биредә җылына һәм тамак ялгап ала алалар. Шәһәрчектә даими рәвештә шәфкать туташы кизү тора, ә җәмәгать хокук тәртибен саклауны шәһәр полициясе башкара.
Бүген боз шәһәрчеге ачылышына килгән кунаклар өчен Кыш бабай, Кар Кызы әкият персонажлары катнашлыгында күңел ачу программасы, Яңа ел җырлары, бию номерлары, шулай ук интерактив программалар һәм конкурслар әзерләнгән иде. Боз-чыршы шәһәрчеге ачылышы уңаеннан бәйрәм салюты булды.