Казан Мэры кулыннан бүләкләрне муниципаль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, предприятие һәм мәдәният хезмәткәрләре директорлары алдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Бүген шәһәр Ратушасында Универсиаданың истәлекле медальләрен тапшыру тантанасы булды. Казан Мэры Илсур Метшин кулыннан бүләкләрне XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарын оештыруда һәм уздыруда катнашкан муниципаль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, предприятие һәм мәдәният хезмәткәрләре директорлары алдылар.
Илсур Метшин Универсиаданың уңышлы уздырылуына нәкъ менә профессионаллардан торган бердәм команда булуы аркасында ирештек дип билгеләп үтте. “Бүген без республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уртак җиңү яулаган командабызның нигезен бүләклибез”, - диде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе Универсиаданың илчеләре булган мәдәният хезмәткәрләрен – Диләрә Ваһапова, Митя Бурмистров һәм Аида Гарифуллинаны сәламләде. “Башта без заявкада оттырдык, әмма сез үзегезнең иҗатыгыз, җырларыгыз һәм ялкыныгыз, энергия һәм мәхәббәтегез белән безнең шәһәребезгә җиңүгә таба юл салдыгыз”, - дип билгеләде Мэр.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан ирешелгән уңышларда гына туктамый һәм яңа мөмкинлекләргә таба атлый. “Безнең алда яңа офыклар, без ирешелгән уңышлар фонында алга таба карый алабыз. Алда – спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, ул да безнең шәһәр тарихының чираттагы алтын битләрендә булачак”, - диде Мэр.