Яңа ел төнендә җәмәгать транспортының эше 2.00 сәгатькә кадәр озайтылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Яңа ел төнендә һәм Раштуада җәмәгать транспортының эше махсус җәдвәл буенча оештырыла, әмма бәйрәм көннәре казанлылар һәм башкала кунаклары өчен тукталышларда кәеф бозылып үтәргә тиеш түгел, моннан кала, мөлаем кондукторлар һәм транспорт йөртүчеләре дә Яңа ел кәефен булдырырга тиешләр. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләп үткәнчә, 1-сеннән алып 11-нче гыйнварга кадәр казанлыларны транспорт белән тәэмин итү ял көне җәдвәле буенча оештырылачак.
“Яңа ел төнендә метрополитен, автобус, троллейбус һәм трамвай эше режимын 2.00 сәгатькә кадәр озайту планлаштырыла. Төнлә 64 күчмә состав берәмлегенә 34 автобус маршруты, 8 вагонга 3 трамвай маршруты һәм 17 троллейбуска 10 троллейбус маршруты эшләячәк. Күчмә состав 2015 елның 1-нче гыйнварында маршрутка 7.00 сәгатькә чыга һәм 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк”, - дип хәбәр итте А.Габделхаков.
Ул шулай ук 30 шәһәр маршрутының 81 автобусының салоннары бәйрәмчә бизәлгәнлеген билгеләп үтте, метрополитен станцияләре Яңа ел атрибутикалары белән бизәлгән, метро вагоннарындагы мониторларда һәм “бегущая строка”да Яңа ел котлаулары трансляцияләнә дип билгеләп үтте.
А.Габделхаков сүзләренә караганда, Христос Рашутасы дини бәйрәменә бәйле булган төнге хезмәтне башкаруга сәбәпле, шәһәр пассажир транспортының эше 2015 елның 6-нчы гыйнвары көнендә 23.00 сәгатькә кадәр озайтыла. 7-нче гыйнвар 1.30 сәгатьтән Меңьеллык мәйданындагы “Үзәк стадион” тукталыш пунктына шәһәрнең барлык районнарына шәһәр пассажир транспортын махсус бирү эше оештырыла: 10, 15, 29, 30, 91-нче номерлы мрашрутлар буенча 5 автобус һәм 10-нчы номерлы мрашрут буенча бер троллейбус.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яңа ел каникуллары көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда эшләячәк. Яңа ел чараларын уздыру өчен төп мәйданчыкларга өстәмә 30 пост куелачак.
“Кешеләр елдан-ел бәйрәмнәрне матуррак итеп каршылыйлар – балалалар белән, саф һавада, шәһәр читләренә чыгып. Шуңа да карамастан, Яңа ел төнендә һәм Раштуада җәмәгать транспортының йөкләнеше зур булачак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Бәйрәм көннәре тукталышларда кәеф бозылып үтәргә тиеш түгел”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе. Ул шулай ук транспорт йөртүчеләре һәм кондукторлар да Яңа ел кәефен булдырырга тиеш, дип билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Кыш бабай һәм Кар Кызы киеменә киенү мәҗбүри түгел, пассажирлар белән матур мөнәсәбәттә булуың белән аерылып тору күпкә мөһимрәк.
Фото jobhunter1.webnode.ru сайтыннан алынды.