Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә балалар катнашында була торган юл һәлакатләре профилактикасы буенча лекцияләр укыды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Полиция Кыш Бабай” хәйрия акциясендә катнаштылар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар йортларында булдылар һәм сабыйларга куркынычсыз юл хәрәкәтенә өйрәтә торган уеннар бүләк иттеләр, ә шәһәр мәктәпләрендә исә балалар катнашында була торган юл һәлакатләре профилактикасы буенча лекцияләр укылды. Бүген бу хакта шәһәр Мэриясенең аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе бүлеге башлыгы Рөстәм Ибраһимов сөйләде.
Ул 15-еннән алып 26-нчы декабрьгә кадәр гомум белем бирү учреждениеләрендә лекцияләр һәм мәктәп җитәкчеләре белән инструктажлар үткәрелде дип хәбәр итте. Моннан кала, Яңа ел алдыннан традицион “Полиция Кыш Бабай” хәйрия акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре 5 ятимнәр йортында, 2 балалар йортында, физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен 5 мәгариф учреждениесендә булдылар. Полиция хезмәткәрләре балалар өчен индивидуаль бүләкләр, спорт кирәк-яраклары һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча уеннар әзерләгән иде.
“Без бер-бер артлы балалар бакчалары төзибез – барысында да җитәкчеләр юл хәрәкәте иминлеге почмакларын оештыру, стендлар ясау буенча ЮХИДИ белән берлектә актив бердәм эш алып барылганлыгын җиткереп киләләр. Тормыш өчен шундый мөһим белемнәрне балачактан ук сеңдерүебез бик тә мөһим”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе, ЮХИДИ коллективына һәм җитәкчелегенә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото natpress.net сайтыннан алынды.