Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә урамнарны чистарту өчен 600 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә урамнарны чистарту өчен 600 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк. Чыршы шәһәрчекләре тирәсендәге җәмәгать бәдрәфләре озайтылган тәртиптә эшләячәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә урамнарны чистарту эшенә шәһәр хезмәтенең әзерлеге хакындагы мәгълүматны аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
Игорь Куляжев хәбәр итүенчә, 31-нче декабрьдән алып 12-нче гыйнварга кадәр урамнарны чистарту өчен 600 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, аномаль явым-төшемнәр булган очракта подрядка алынган оешмалар белән мең берәмлеккә кадәр өстәмә чистарту техникасын юлларга чыгару буенча килешүләр төзелгән.
Чыршы шәһәрчекләрен һәм шәһәр халкының күпләп ял итү урыннарын яктырту аерым игътибарга алыначак. “Меңьеллык паркындагы шәһәр чыршысын яңа ел бәйрәме уңаеннан төрле төстәге утлар белән яктырту “Казгорсвет” оешмасы тарафыннан башкарылачак һәм яңа ел утлары 16.00 сәгатьтән алып иртәнге 8.00-гә кадәр балкыр дип көтелә. “Әкият” курчак театры янындагы боз шәһәрчеге 29-нчы декабрьдән алып 9-нчы мартка кадәр тәүлек буе эшләячәк”, - дип белдерде И.Куляжев.
Чыршы шәһәрчекләре янындагы җәмәгать бәдрәфләре озайтылган тәртиптә эшләячәк. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, шәһәрдә куелган барлык бәдрәфләр дә сәгать 9.00-дан алып кичке сәгать 22.00-гә кадәр эшләячәк, ә чыршы шәһәрчекләре тирәсендәгеләре – 31-нче декабрьдән 2-нче гыйнварга кадәр төнге сәгать 2.00-гә, калган көннәрдә төнге 24.00-гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин Мәскәүнең инде икенче көн бөкеләр буенча 10 баллы транспорт коллапсы хәлендә булуын искә төшерде. Шәһәр башлыгы, нинди генә хәл килеп чыкса да, Казан барлык ситуациягә дә әзер булырга тиеш дип ассызыклады. “Юлларга килгәндә, шелтәләр юк диярлек, ләкин тротуарлар белән мәсьәлә әлегә катлаулырак. Яңа ел бәйрәмнәрендә, гадәттә, шәһәребез кунаклары, гаиләләр балалары белән якындагы чыршы шәһәрчекләренә җәяү баруны кулай күрәләр. Шунлыктан тротуарларны чистартуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк”, - дип шәһәр башлыгы әлеге юл өлешләрендә эшне көчәйтеп җибәрүгә йөкләмә бирде.
Фото efir24.tv сайтыннан алынды.