Бүген Иске Татар бистәсендә музыкаль шугалыклы яңа ел ярминкәсе ачыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген Казанда, Иске Татар бистәсендә театральләшкән тамаша, музыкаль шугалак һәм балалар өчен таулары булган яңа ел ярминкәсе ачыла. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан туризмын үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова сөйләде.
Е.Лодвигова сөйләп узганча, яңа ел ярминкәсе – шәһәр өчен моңарчы булмаган формат. Әлеге традиция Вена, Брюссель, Берлин һәм башка шәһәрләрнең меңләгән туристлары тарафыннан яратып өлгерелгән. Аның сүзләренә караганда, ярминкә үз эченә җигүле атларда йөрү, балалар өчен таулар, музыкаль шугалаклар, яңа ел бүләкләрен әзерләү буенча иҗади остаханаләр эшен һәм башка күңел ачу чараларын ала. Ярминкә территориясендә фотоателье эшли, биредә теләге булган һәркем Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төшә ала. Кунаклар өчен сувенирлар сатып алу һәм татар халык ризыклары белән сыйлану мөмкинлеге каралган.
Шулай ук көн саен 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр яр буенда “Иске Татар бистәсе әкиятләре” театральләшкән тамашалары үтәчәк. Ярминкә эше 10-нчы гыйнварга кадәр дәвам итә.
“Традиция буенча без Казандагы Яңа елны үзенчәлекле итәргә тырышабыз, шул вакытта туристлар да күпләп килә, килгәннәрнең безнең шәһәргә кире әйләнеп кайтасылары килә, шәһәребез турында үзләренең туганнары-дусларына җиткерәләр. Бу елда Кабан күле яр буенда, Мәрҗани урамында тагы бер яңа ел мәйданчыгы барлыкка килде – бу шулай ук безнең өчен зур үсеш булып тора”, - дип билгеләде ярминкәнең үзенчәлеген Казан Мэры Илсур Метшин.
Моннан кала, ярминкәләр турында сөйләгәндә, шәһәр җитәкчесе бүген тәмамланган сезонлы авыл-хуҗалыгы ярминкәләре турында да искәртеп үтте, биредә шәһәрлеләр кулай бәядән авыл хуҗалыгы товарларын сатып ала алдылар. “Безнең районнарга аерым рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә. Традиция буенча авыл халкы яхшы уңыш белән сөендерде, әлеге уңыш казанлыларның яңа ел өстәлләренең түрендә булачак. Татарстан җирендә зур хезмәт куеп, безнең икмәкле иткән хезмәтчәннәр алдында баш иям, алар республиканың азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итеп киләләр”, - дип рәхмәт белдерде шәһәр җитәкчесе һәм барысына да уңышлы Яңа еллар теләде.