Бәйрәм чарасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин булдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ел ярминкәсе ачылды. Казанлыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котларга һәм халык йөрүләрен карарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры Александр Новак, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин килделәр.
Кунаклар сату рәтләре буенча узды, биредәге сату рәтләрендә Кукмара итекләре, самоварлар, татар тәм-томнары, сувенирлар, чыршы уенчыклары тәкъдим ителә иде. Оештыручылар кунакларга Кабан күле яр буенда урнашкан шугалакны тәкъдим иттеләр.
Мәртәбәле кунаклар җыелган халыкны котлар өчен сәхнәгә менде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов казанлыларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады. “Әлеге ел барыгыз өчен дә игелекле һәм уңай булсын”, - диде республика башлыгы.
Александр Новак бәйрәм чарасына җыелган шәһәрлеләргә Казандагы зур вакыйга – яңа ТЭЦ-2не эксплуатациягә тапшыру уңаеннан килгәнлеген хәбәр итте, әлеге вакыйга Казанда гына түгел, Татарстанда да энергияне янга калдырырга булышачак. Федераль министр билгеләп үткәнчә, бу алга таба да төбәктәге икътисадны үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Илсур Метшин да хезмәттәшләренең теләкләренә кушылды. “Яңа елда бәхет, мәхәббәт һәм иң изге теләкләр генә!” – диде шәһәр җитәкчесе.
Иске Татар бистәсендә ачылган яңа ел ярминкәсендә шәһәрлеләр традицион халык йөрүләрендә катнаша һәм җигүле атларда йөри алалар. Бәйрәм кунаклары өчен балалар таулары, музыкаль шугалак, яңа ел бүләкләре ясар өчен иҗади остаханәләр әзерләнгән. Ярминкә территориясендә фотоателье эшли, биредә теләге булган һәркем Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төшә ала. Шулай ук кунаклар өчен сувенирлар сатып алу һәм татар халык ризыклары белән сыйлану мөмкинлеге каралган.
Көн саен 16.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Кабан күле яр буенда “Иске Татар бистәсе әкиятләре” театральләшкән тамашалары үтәчәк. Ярминкә эше 10-нчы гыйнварга кадәр дәвам итә.
Фоторепортаж