РФ Энергетика министры Александр Новакны Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин озата йөрделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген В.К. Шибанов исемендәге ПГУ-220 МВтлы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү тантанасы Казанның ТЭЦ-2дә ( «Генерирующая компания» ААҖ) уздырылды. Чараның мөхтәрәм кунаклары – Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Энергетика комитеты рәисе Иван Грачев, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше һәм төзелеш мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, Казан ТЭЦ-2дәге ПГУ-220 МВтлы энергоблок проекты – «Генерирующая компания» ААҖнең инвестицион программасының бер өлеше. Заказчысы – «Генерирующая компания» ААҖ, генераль подрядчигы (EPC-контракт) - «КЭР-Холдинг» УК» ҖЧҖ.
ПГУ-220 МВтлы яңа энергоблок генерацияләүче объектлар исемлегенә кертелгән. Проект хакы 11, 5 млрд. сум тәшкил итте һәм ул 2,5 ел эчендә гамәлгә ашырылды.
Тантана барышында мөхтәрәм кунаклар, символик төймәгә басып, объектны эксплуатациягә тапшырдылар. Аннары ТЭЦ-2 буенча экскурсия уздырылды.
Тантана тәмамалнуга Александр Новак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар белән бергә, Казан дәүләт энергетика университетына (КДЭУ) барды.
Ул монда мөгаллимнәр һәм студентлар белән аралашты, Энергияне сак тоту компетенцияләре һәм технологияләре үзәге эшчәнлеге белән танышты, мөхтәрәм кунаклар кенәгәсенә үз теләкләрен язып калдырды: «Барлык студентларга да үзләренең киләчәк эшчәнлеген энергетика тармагында дәвам итәргә һәм Россия энергетикасын дөньяда иң яхшы итүгә үз өлешләрен кертергә телим! Боларның барысын да тормышка ашырырсыз дип ышанам».
Бүген үк Россия Энергетика министры һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Казанның Академик Королев урамындагы 2а йортны карап чыктылар. Бу объектта энергияне сак тотучы технологияләр гамәлгә кертелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.