Казан Мэры яшь әти-әниләргә Кырымга бару мөмкинлеге бирә торган сертификат бүләк итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәрнең 1200000-нче яшәүчесенең әти-әниләрен котлады һәм аларга бала тууы турындагы таныклыкны тапшырды.
Тантаналы чарада шулай ук ТР Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев катнаштылар.
Илсур Метшин Алексей һәм Гүзәл Рогожкиннарны кыз балалары туу белән котлады, алар сабыйга Карина исемен куйганнар. “Минем өчен Казан шәһәренең 1200000-нче кешесенә, сезнең икенче кызыгызга туу турында таныклык тапшыру зур мәртәбә. Чын күңелдән аны Татарстан Республикасы башкаласында сәламлибез”,- диде шәһәр җитәкчесе. Ул яшь -әти-әниләргә сабыйларының сәламәт үсүен теләде.
Казан Мэры яшь әти-әниләргә бала туу турындагы таныклыкны тапшырды, шулай ук бүләкләр – сабый өчен коляска, олы апасы өчен йомшак уенчык, теләгән вакытларында куллану мөмкинлеге булган Кырымга бару өчен сертификат бирде.
Казанның “юбилейлы” сабыеның әти-әниләре шәһәр җитәкчесенә игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. Алексей Рогожкин сүзләренә караганда, балаларының Татарстан башкаласының 1200000-нче кешесе булуы аларның гаиләләре өчен дә көтелмәгән вакыйга булган. “Моның безнең белән булуына ышанасы да килми. Яңа елга яхшы сюрприз булды”, - дип өстәде Гузель Рогожкина.