Бистә халкын көтеп алынган вакыйга белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Бүген Казанның Авиатөзелеш районындагы Кадыш бистәсендә Мәдәният йорты һәм балалар бакчасы ачылды. Бистә халкын көтеп алынган вакыйга белән котларга Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Мәдәният идарәсе җитәкчесенең урынбасары Азат Абзалов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, подрядчы оешма директоры Ирина Камалеева килгән иделәр.
300 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзелеше проекты “Авыл клублары” республика программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Илсур Метшин күпфункцияле авыл клубының биналарын карады – актлар залында һәм төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә ала торган түгәрәкләрдә булды. Бистәдә яшәүчеләр өчен сынлы сәнгать, хореография, вокал, халык биюләре, театраль остаханә буенча төркемнәр оештырылачак. Күпфункцияле үзәккә элек тузган агач бинада эшләгән җирле китапханә дә күченгән. Китапханә фонды 12 мең китапны үз эченә алган, аны алга таба да киңәйтергә уйлыйлар.
Казан Мэры бистә халкын көтеп алынган вакыйга белән котлады. Мәдәният йорты директорына музыкаль җиһазлар алыр өчен сертификат тапшырды.
Катнаш төрдәге 22-нче номерлы “Росинка балалар” бакчасы Мәдәният йорты белән янәшә генә урнашкан. Кадышта 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 80-нән артык бала бар, һәм яңа балалар бакчасын төзү барлык сабыйларны да мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Илсур Метшин соңгы елларда Кадыш бистәсенең инфраструктурасын үстерүгә шактый зур акчалар бүленгәнлеген билгеләп үтте. “Яңа ел алдыннан шундый көтеп алынган объектларны ачу – зур сөенеч. Без әлеге ике проектны тормышка ашырырга хыялландык. Кадыш – зур бистә, моңарчы ул Биектау районы составына керә иде, бүген исә Казан шәһәренең бер өлеше булып тора, шуңа да биредәге шартлар да башкаланыкына туры килердәй булырга тиеш. Соңгы өч елда биредә җитди үзгәрешләр барлыкка килде – бу елда гына да өч юл төзелде, су һәм электр белән тәэмин итү системалары яңартылды. Без алга таба да бистәләрнең инфраструктураларын үстерү өстендә эшләячәкбез”, - диде Мэр һәм балалар бакчасы җитәкчелегенә спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат тапшырды.