Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген Казанда тантаналы рәвештә ачык һавадагы "Нәфис" боз шугалагы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.
Казанда ачык һавадагы иң зур боз шугалагы икенче ел рәттән эшли. Ул "Казан-Арена" стадионы янында урнашкан, аның мәйданы 15600 квадрат метрны тәшкил итә, биредә бер үк вакытта 2 меңгә кадәр кеше шуа ала. Ял көннәрендә шугалак – 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, эш көннәрендә 12.00-дән 22.00-гә сәгатькә кадәр эшли. Үз тимераягың белән биредә бушлай шуарга мөмкин, тимераякны бер сәгатькә прокатка алып тору бәясе - 50 сум.
Шугалак янында кышкы ярминкә киштәләре, тамак ялгау урыннары һәм боз картингы өчен трасса да бар.
Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшин һәм Ирек Богуславский белән бергә шугалак, сәүдә рәтләре, картинг мәйданчыгын карады, ял итәргә килүчеләр белән аралашты. Аннары ул тимераяк киеп, халык белән бергә бозның сыйфатын да тикшерде.
Символик төймәгә басып, мәртәбәле кунаклар халык шугалагының яңа сезонын ачып җибәрделәр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.