Сәүдә үзәге офисында Казан Мэры Илсур Метшин беренче сатып алучылардан булды, ул ярышларның синхрон йөзү төренә билетлар сатып алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген Казанда, “Казан-Арена” стадионы территориясендә һәм “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында, 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының флагман тикет-офислары ачылды. Сәүдә үзәге офисында Казан Мэры Илсур Метшин беренче сатып алучылардан булды, ул ярышларның синхрон йөзү төренә билетлар сатып алды.
Сату пункты “Корстон”ның беренче катында урнашкан, дүрт кассада чемпионатның барлык ярышларына да билетлар сатып алып була, уеннарның җәдвәле белән дә биредә үк – электрон таблода танышырга мөмкин. Киләчәктә ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар да сатуга чыгачак.
Илсур Метшин синхрон йөзү буенча ирекле программага билетлар алды, алар әле кассага бүген генә кайтарылган. Мэр офис хезмәткәрләренә уңышлы сатулар һәм бергә лаеклы дәрәҗәдә чемпионатны каршы алырга язсын дип теләде.
Чемпионатның фирма кассалары алга таба да Казанның аеруча да популяр урыннарында ачылуын дәвам итәчәк. Әйтик, 2015 елның башында рәсми сату пунктлары Үзәк стадионда, шәһәрнең эре сәүдә үзәкләрендә, метрополитен станцияләрендә һәм чемпионат объектларында барлыкка киләчәк. Әлеге кассаларда казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары билетларны оригинал бланкаларда да, шул ук вакытта электрон билет формасында да ала алачаклар.