Барлык тартмалар да вакытында эшләп китәчәк, дип ышандырды Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы туры эфир вакытында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казанда бүгенге көндә 80 ишегалды хоккей тартмасының 65-е инде кулланышка әзер. Моннан кала, кышын шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары өчен яктыртылган трассалы 4 чаңгы базасы эшләячәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир телеканалындагы туры эфир вакытында хәбәр итте.
Хоккей тартмалары белән тәэмин итү шәһәрлеләрнең күбесен борчый. “Туры эфир” телефонына Мэрга боз мәйданчыклары булмаудан зарланып шалтыратучылар да булды. Әйтик, Диләрә (Заря ур., 17) һәм Альберт (Дружба ур.) 72-нче номерлы мәктәп янында тартма куелды, әмма аны боз белән капларга беркем дә ашыкмый дип зарларын белдерделәр.
Телевизор караучыларның сорауларына җавап биреп, Илсур Метшин күпчелек очракларда һава торышы шартларының хоккей тартмаларын боз белән капларга мөмкинлек бирмәгәнлеген искәртеп үтте. “Бүгенге көндә 80 хоккей тартмасының 65-е боз белән капланган, кулланышка әзерләр. Аларның барысы да кулланышка әзерләнәчәк һәм хоккейчыларны, фигуралы шуучыларны үзендә көтеп кала”, - диде шәһәр җитәкчесе.