Бу елда Яңа ел бүләкләрен Казанның 112 мең сабые алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бөтен дөньяда һәм Россиядә урнашкан җитди икътисади ситуация Яңа ел алдыннан балаларга биреләчәк бүләкләрнең санын киметмәячәк. Бу хакта “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Кичәге программа узып баручы елга нәтиҗәләр чыгаруга багышланган иде. Шәһәр җитәкчесе белән әңгәмәсе барышында тапшыруның алып баручысы Алексей Кулешов икътисади кризис темасын һәм аның шәһәр бюджетының социаль өлкәсенә ясаган йогынтысын читтә калдыра алмады. “Яңа ел бүләкләре саны кимемәячәкме, аларны, гомумән, кыскартмаячаклармы?” – дип кызыксынды алып баручы.
“Юк, Алла сакласын. Без беркайчан да балалар хисабына акчаны янга калдырмадык һәм алай булмаячак та”, - дип ассызыклады җавапка Илсур Метшин. Ул бу елда Яңа ел бүләкләрен Казанның 112 мең сабые алачак дип белдерде, алар арасында балалар бакчаларына йөрүчеләр, башлангыч классларда укучы сабыйлар, инвалид балалар, шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бар.
“Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнсеннәр, әйлән-бәйлән уйнарга әзерләнсеннәр. Барысы да оештырылган, Кыш Бабай инде бүләкләрне алып килә, барысы да аларны вакытында алачак”, - дип өстәде шәһәр җитәкчесе.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан бюджетыннан әлеге максатларда 14,5 миллионнан артык акча бүленгән.