Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән казанлылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XL сессиясе утырышы алдыннан булды.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән казанлылар. Күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм музыкаль сәнгатьне үстерүе өчен Татарстанның Халык артисты мактаулы исеме Казанның “Фантазия” хатын-кызлар джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе Юрий Коганга бирелде. Халыкны саклаганы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстанның атказанган табибы мактаулы исеме “16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” сәламәтлекне саклау дәүләт автоном учреждениесе баш табибы урынбасары Зөфәр Вәлиевка, ТР сәламәтлекне саклау өлксендәге атказанган хезмәткәр мактаулы исеме Республика клиник хастаханәсенең баш шәфкать туташы Эльвира Соловьевага бирелде.
Шәһәр башкарма хакимият органнарындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен аерым хөрмәтләү билгесе белән Башкарма комитет Аппаратының Кадрлар сәясәте идарәсенең Кадрлар эш җитештерүчәнлек бүлеге башлыгы Асия Камалова билгеләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казанның электрон сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән “Элекон” ҖЧҖ баш белгече Владимир Ключников бүләкләнде.
Казанда Мәдәният елын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен, Мэр рәхмәте белән “Бәйрәм программалары дирекциясе” ҖЧҖ махсус проектлары җитәкчесе Михаил Волконадский, “ТР Язучылар берлеге” Иҗтимагый оешмасының әдәби консультанты Лилия Газизова, “Казанның үзәкләштерелгән муниципаль бюджет учреждениесе” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Резеда Исмәгыйлова, Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе баш белгече Рузилә Камалова бүләкләнделәр.
Торак йортлар һәм социаль инфраструктура объектлары төзелешенә шактый зур өлеш керткәне өчен Мэрның рәхмәте белән “Ак Таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов, "Казаньцентрстрой” ААҖ директор вазифаларын башкаручы Дмитрий Нунукин билгеләп үтелделәр.
Шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшенә үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен Мэрның рәхмәте “Волгодорстрой” ҖЧҖ генераль директоры Айрат Миңнуллинга һәм “Гринстан” ландшафт компаниясе директоры Зөфәр Шәмсетдиновка белдерелде. Шулай ук “Халык инвентаризациясе” акциясендә актив катнашканы өчен Мэрның рәхмәте белән шәхси эшмәкәр Регина Ганиева билгеләнеп үтелде.
РФ Президентының шәхси имзасы белән Универсиаданың Истәлек медале Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвев, “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров, “Горводзеленхоз” Трест” МУП җитәкчесе Роза Җәббарова, социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия рәисе Сергей Кондратьев, “Бәхетле-1” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, “Казан Банкы” Күзәтү советы рәисе Оскар Прокопьев, шәһәрнең Мәскәү районындагы Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Максим Скалозубов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созиновка тапшырылды.
Илсур Метшин Универсиада шәһәр халкы һәм башкала кунакларының күңелендә мәңгегә истә калачак дип билгеләп үтте. “Ел ярым үтүенә карамастан, Универсиада белән бәйле булган чаралар – безнең республикабыз һәм илебез тарихының алтын битләре. Әлеге вакыйганы искә алырга рәхәт, Уеннарның оештыру эшендә актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Чын күңелдән барыгызны да котлыйм”, - диде Мэр.