Казанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанның Меңьеллык паркында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысының утлары кабынды. Тантаналы чарада Казан Мэры Илсур Метшин ктанашты.
Шәһәр җиткәчесе паркта җыелган казанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. “Без барыбыз да әлеге бәйрәмне зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Барлык казанлыларга үтеп баручы елны бергә булуыбыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Матур ел булды, күп эшләдек, яңа ачышлар һәм төзелешләр башкардык. Безне балаларыбыз шатландырды – яңа туган сабыйлар саны буенча рекорд куйдык. Әле күптән түгел генә Казанның 1200000-нче кешесе якты дөньяга килде. Бу безне бик тә сөендерә”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкына бәхет һәм сәламәтлек теләде. “Бәхетле булыгыз, Яңа ел төнендә теләгән иң эчкерсез теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Мэрның мөрәҗәгатеннән соң Кыш Бабай һәм Кар Кызы шәһәрнең төп чыршысының утларын кабыздылар. Бәйрәм чарасында тагы бер әкияти кунак катнашты – кулларында ишкәк тоткан диңгезләр падишаһы Нептун. Ул да “хезмәттәшләренең” телкәләренә кушылды, һәм 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачаклыгын искәртеп үтте. Моннан кала, Меңьеллык паркына килгән казанлылар бәйрәм фейерверкы һәм Яңа ел җырлары, биюләре һәм иҗади номерлардан торган бәйрәм концерты белән хозурлана алдылар.