Ачылу тантанасының Игорь Крутойның иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән проекты чемпионатның оештыру комитеты тарафыннан инде расланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин 2015 елгы Спортның су төрләре буенча ФИНА XVI дөнья чемпионатының рәсми ачылу һәм ябылу тантаналарының баш режиссеры Алексей Сеченов белән очрашты. Башкала Ратушасында узган киңәшмәдә шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан Мэры чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары оештыру комитетының рәисе булып тора.
Очрашу барышында грандиоз тамашаның детальләре һәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мэрга 2015 елның 24-нче июлендә “Казан-Арена” боз сараенда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш тантанасының ролигын күрсәттеләр.
Ачылу тантанасының Игорь Крутойның иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән проекты чемпинатның оештыру комитеты тарафыннан инде расланган. Интриганы саклар өчен әлегә ниләр булачаклыгы сер итеп саклана, шунысы гына билгеле: чемпионат кунаклары өчен “Казан-Арена” стадионы янында "Fina Water World Park” күңел ачу программасы эшләячәк, биредә чемпионатның мәдәни программасы концепциясе тормышка ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты Казанда 24-нче июльдән алып 9-нчы августка кадәр үтәчәк. Уеннарга дөньяның 200 иленнән 25 мең спортчы киләчәк, ярышлар барган көннәрдә 2,5 мең волонтер һәм бер меңнән артык журналист эшләячәк. Спортчылар 6 спорт төре буенча 75 медаль комплекты өчен көрәшәчәкләр: йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерү, хай-дайвинг.
Ачылыш тантанасына билетлар якын көннәрдә сатуга чыга. Ярышларның үзләренә билетлар инде 30-нчы сентябрьдән бирле шәһәр кассаларында сатылалар.