Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы туры эфир вакытында шәһәрлеләрне нинди сюрпризлар көткәнлеген сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Яңа ел алдыннан Казанда 84 чыршы шәһәрчеге ачылачак. ТР башкаласы халкын һәм кунакларын Кыш бабай, Кар кызы, бүләкләр, музыка һәм фейерверклы бәйрәм чараларында көтәләр. Үзәк чыршы традиция буенча Меңьеллык паркында ачылачак. Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы туры эфир вакытында шәһәрлеләрне нинди Яңа ел сюрпризлары көтүе турында сөйләде.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Яңа ел программасы шәһәр халкына ниндидер яңалык алып килү ниятеннән чыгып төзелә. “Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта, шәһәрлеләргә һәм башкала кунакларына бәйрәм бүләк итәр өчен, актив эш алып барыла. Бу елда без биредәге таулар санын 10-га кадәр җиткердек, шактый озын, 2 дәрәҗәле, 72 метрлы матур тау ясадык. Шәһәрлеләребезнең теләге буенча без сәүдә нокталарын, санитар үзәк һ.б. хезмәтләрне арттырдык. Шәһәрлеләр өчен зур бүләк булыр дип ышанып калабыз”, - дип билгеләде Мэр.
Традиция буенча шәһәр предприятиеләре дә Яңа ел чараларыннан читтә калмаячак. Әйтик, “Казан-Арена” янында Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский җитәкчелегендәге “Нәфис” компанияләр төркеме чираттагы тапкыр казанлыларга бүләк алып киләчәк – тимераякта шуар өчен зур шугалак һәм шәһәрчек.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, балалар өчен кышкы каникуллар вакытында махсус шартлар булдырылачак. “Театрларда да, мәдәният йортларында да Яңа ел программалары булачак, Казан буенча тулаем алганда да Яңа ел чараларын оештыруны без лаеклы дәрәҗәдә сакларга тырышачакбыз. Яңа ел каникулларында балалар өчен 150 мәктәптә сәламәтләндерү сменалары белән мәктәп яны лагерьлары ачачакбыз, биредә якынча 5 мең бала ял итә алачак”, - диде Илсур Метшин.