Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, кризис вакытында предприятиеләрнең конкурентлыкка сәләтле булуы Казаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казан, барлык Татарстан кебек үк, башка төбәкләргә караганда кризиска ныграк әзер. Соңгы вакытта инфраструктурага һәм предприятиеләргә ясалган кертемнәр иң гадәти булмаган финанс ситуациясендә дә тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Бу – ныклылыкны сынау вакыты, яңа мөмкинлекләр чоры. Яңа чакыруларны каршы алу өчен, безгә бердәм булырга, мобильләшергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы туры эфир вакытында шундый фикер җиткерде.
“Без кризислар чорын беренче тапкыр гына үтмибез. Минем хәтеремдә булганнардан бу инде дүртенче кризис. 98-нче елны искә төшерәм, ул вакытта Түбән Камада мэр булып эшли башлаган чорым. Пенсия, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләргә түләр өчен акча җитми. “Водоканал”да реагентка акча юк. Әмма үттек бит. 2008 елгы кризисны да Президентыбыз, Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез, эшмәкәрлек, сәнәгать предприятиеләре, халык белән бергә үтә алдык. Барыбызның да бергә тупланып эшләве кирәк. Безнең алда яңа чакырулар торганлыгын без яхшы аңлыйбыз”, - диде Мэр.
Кризис чорында шәһәр предприятиеләренең базарда конкурентлыкка сәләтле булулары да Казанның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. “Бүген бездә гомумән башка конкурентлык өстенлекләре. Безнең эшмәкәрлектә, “Казаньоргсинтез”, Вертолет заводы, КОМЗ, “Нәфис косметикс”ны гына алыйк. Кайчандыр алар кредитлар алган иде, әмма бүгенге көндә барысы да конкурентлы көрәшкә әзерләр, көчлеләре җиңә дә. Дөнья практикасыннан гади саннар – кризис вакытында 10 компаниянең 7-8 бетә, әмма 2-се кала. Калган 2-3-е базар өлешен ала һәм тагы да көчлерәккә әйләнәләр”, - дип билгеләде Мэр.
Илсур Метшин фикеренчә, казанлыларга кризисны үтәргә карар кабул итә белү сәләте, хезмәт сөючәнлек һәм ихтыяр көче булышачак. Шәһәр башлыгы халыкны мобильләшергә чакырды.
Казанның икътисади сынауларны зур катаклизмнарсыз үтәргә зур мөмкинлекләре бар. “Безнең командабыз бердәм. Беркемне дә җиңел булачак дип тынычландырырга кирәкми. Кризисның күпме дәвам итәчәклеген беркем дә белми. Безнең ил башлыгы хак әйтә - теләсә кайсы кризис кайчан да булса бетә. Шуңа да безгә бердәм булырга тиеш, шул чакта кризисны да үтеп чыга алачакбыз. Зур катаклизмнарсыз әлеге сынауларны үтәчәклебезгә шикләнмим мин”, - дигән ышанычын белдерде Мэр.