Казанда 1200000-нче шәһәрле туган
5 ел эчендә халык 65 мең кешегә арткан, дип хәбәр итте “Тема” тапшыруында Казан Мэры Илсур Метшин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Кичә Казанда 1200000-нче шәһәрле туган. Бу хакта “Тема” телетапшыруының туры эфиры вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Казанда яшәүчеләрнең сан күрсәткечләре ел саен яңа рекордлар куя, һәм моңа шатланмый мөмкин дә түгел. “Әле тапшыруга әзерлек барышында гына безгә Казанның 1200000-нче кешесе туды дигән хәбәр килеп иреште. Туган сабый – кыз бала, гаиләдә икенче нарасый. Әлеге вакыйга барыбыз өчен дә сөенечле, чөнки без халык белән үсәбез, бу – яхшы күрсәткеч. Беркемгә сер түгел, 90-нчы елларда, халык саны кимегән вакытта, Казанга “миллион халкы булган шәһәр” статусын югалту куркынычы янаган иде. Соңгы биш елда гына без яңа туган сабыйлар хисабына 65 мең кешегә арттык. Бу җитди сан, һәм әлеге сан яңа балалар бакчасы, яңа мәктәпләр һәм яңа торак төзелешен сорый”, - дип билгеләде Мэр.