Хезмәткәрләрне әлеге вакыйга белән Илсур Метшин һәм Артем Хохорин котладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Бүген Казанның Вахитов районында капиталь ремонттан соң 2-нче номерлы “Вишневский” полиция бүлеге бинасы (Центральная ур., 64) ачылды.
Ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан Идарәсе башлыгы Валерий Красильников, Казан шәһәре Думасы депутаты, РФ ЭЭМ Казан буенча Идарәсе каршындагы иҗтимагый совет рәисе урынбасары Альберт Саяхов һәм 2-нче номерлы “Вишневский” полиция бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Корбан Аббасов катнаштылар.
Илсур Метшин полиция бүлеге хезмәткәрләрен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады. Казан халкы һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Илсур Метшин аларга киләсе елларда да уңышлар, рухи һәм физик сәламәтлек теләде.
Казан Мэры, полиция хезмәткәрләренең хезмәтенә лаеклы шартлар булдырыр өчен, шәһәр һәм республика җитәкчелеге кулдан килгәннең барысын да эшли дип җиткерде. Аның сүзләренә караганда, ремонт эшләре һәм административ биналарны яңарту эше киләсе елларда да дәвам ителәчәк. Артем Хохорин да теләкләргә кушылды, һәм полициянең яңартылган бүлеге яңа шартларда иң яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтер дигән ышанычын белдерде.
Кунаклар ремонтланган бинаны карап чыкты, ремонтның сыйфатын бәяләделәр, полиция бүлеге хезмәткәрләре белән аралаштылар. Чара барышында бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Илсур Метшин һәм Артем Хохорин полициянең яңартылган бүлегенә оештыру техникасы һәм хезмәт өчен автомобиль бүләк иттеләр.