Шәһәр җитәкчесе “Вербный” торак комплексында булды, биредә 220 фатирлы беренче йорт кулланышка тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанның Совет районындагы Вербная урамында “Вербный” торак комплексының 220 фатирга исәпләнгән беренче йорты кулланышка тапшырылды. Территориядә “Машиналарсыз ишегалды” экологик проекты тормышка ашырылуы торак комплексның үзенчәлеге булып тора. Яңа ел алдыннан шәһәрлеләрне өй туйлары белән котларга Казан Мэры Илсур Метшин һәм Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров килделәр.
“Вербный” торак комплексы төрле биеклектәге өч йорттан тора, алар бердәм архитектура ансамбленә берләштерелгәннәр. Бу – эчендә сәүдә мәйданчыклары да каралган 18 катлы өч секцияле йорт, балалар бакчасы булган 24 катлы ике секцияле йорт һәм эчендә офис биналары каралган 24 катлы ике секцияле йорт. “Беренче 24 катлы йортта бардык фатирлар да сатылып бетте диярлек. Комлексның икенче йорты 2015 елның беренче кварталында тапшырылачак, өченче йорт – икенче кварталда. Тулаем алганда, комплекс буенча 70% фатир ясалып беткән”,- дип сөйләде “Казанның торак инвестицион компаниясе” ҖЧҖ директорлар советы рәисе Эмил Хөснетдинов. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барлык комплекс 692 фатирга исәпләнгән.
Торак комплекста үзенең социаль инфраструктурасы булдырылган: бер йортның беренче катында 45 урынга исәпләнгән шәхси балалар йорты урнашкан, территориядә 299 машинага исәпләнгән 6 катлы җир өсте гараж-стоянкасы булдырылган. Илсур Метшин сүзләренә караганда, “Вербный” күршедәге башка йортлар фонында бик нык аерылып тора.
Йорт террияториясендә “Машиналарсыз ишегалды” экологик проекты тормышка ашырылуы – торак комплексның үзенчәлеге. Бу исә яшәүчеләрне машиналарны кую ихтыяҗыннан азат итәчәк һәм балаларның да куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. “Әлеге проектны тормышка ашыру иң беренче чиратта яшәүчеләрне кайгырту турында сөйли. Ишегаллары машиналар белән тулы булуы, балаларга уйнарга урын булмавыннан зарланып язылган бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итәбез без. Төзелеш этабында биредә гараж булуы, яшел зона һәм балалар мәйданчыгы оештырылуы – яшәүчеләр өчен зур плюс булып тора, бигрәк тә сатып алучылар яшьләр булса”, - диде Илсур Метшин.
Эмил Хөснетдинов сүзләренә караганда, торак комплекста “чиста отделка эшләре” булган, идәннәрендә ламинат, санитар үзәкләрендә плитка, пластик тәрәзәле, төп керү ишеге металлдан һәм бүлмәләр арасында агач ишекләр булган бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар тәкъдим ителә. Яшәүчеләрнең теләкләренә карап, отделка эшләре фатирларда ачык һәм караңгы төсләрдә башкарылган.
Бер фатирда яшәүчеләр Илсур Метшинны кунакка дәштеләр. Әңгәмә барышында алар фатирны социаль ипотека программасына әле төзелеш стадиясендә үк алганнарын хәбәр иттеләр. Мэр фатирның сыйфаты канәгатьләндерәме дип кызыксынды. Яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, фатирлар бик җылы, чиста һәм уңайлы. “Өйдә җылы, отделка эшләре сыйфатлы башкарылган һәм материаллар да бик яхшы сайлап алынган”, - дип билгеләде Мэр. Соңыннан шәһәр җитәкчесе өй туен үткәрүчеләргә, Яңа ел белән котлап, бүләк тапшырды.