Шәһәр җитәкчесе узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Ратушасында федераль, республика һәм шәһәр ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуы уздырды. Шәһәр җитәкчесе узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.
Шәһәр җитәкчесе 2014 елның төрле ачылышлар алып килгән чараларга да, шул ук вакытта хезмәт җиңүләренә дә, төрле өлкәләрдәге уңышларга да бай булуын билгеләп үтте. Ул шәһәрдә 1200000-нче шәһәрле тууын, яңа 30 балалар бакчасы ачылуын, юл инфраструктурасына капиталь ремонт ясау өлкәсендәге уңышлар, туристик агымның 1,7 миллион кешегә кадәр үсүе, шулай ук шәһәр икътисадына инвестицияләр кертүнең артуы турында искәртеп узды. “Ел дәвамында без ышанычлы үсеш күрсәттек, камилләшүне дәвам иттек”, - дип өстәде ул.
Үтеп баручы Мәдәният елы турында сөйләгәндә, Илсур Метшин “Әдәби ишегалды”, “Мәдәни күчеш” кебек уңышлы мәдәни проектлар Әдәбият елында да дәвам ителәчәк, дип билгеләп үтте. “Казан – Татарстанның бай мәдәниятле шәһәре, без шәһәрлеләргә һәм кунакларга күптөрле мәдәни традицияләр һәм гореф-гадәтләребезне тәкъдим итә алдык”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр җитәкчесе Казан зоопаркының күптән көтелгән реконструкция мәсьәләсенә дә аерым тукталып үтте: әле күптән түгел генә ТР Хөкүмәтенең карары чыкты, аның нигезендә зоопарк реконструкциясенә 1 млрд. сум бүленә. “Хәзерге вакытта “Татинвестгражданпроект” зоопаркның проекты өстендә тизәйтелгән темпта эшли, төрле төбәкләрдә зоопаркларга реконструкция үткәрү буенча тәҗрибәләре булган халыкара белгечләр җәлеп ителде”, - дип аңлатып үтте И.Метшин.
Казан шәһәре Думасы депутатларының “Новая волна” музыкаль фестивален Юрмаладан ТР башкаласына күчерү турындагы инициативасын шәрехләп китеп, Илсур Метшин Казанның шундый вкыйгаларны уздырыр өчен җитди әзерлекләре булуын ассыклап үтте. Киләчәктә дә туристларны үзенә “тарта торган” мондый чаралар уздырылуы мөһим, диде ул.
Журналистларны күптөрле сораулар кызыксындырды: авыл хуҗалыгы үсеше һәм сезонлы авыл-хуҗалыгы ярминкәләре уздыру, шәһәр инфраструктура объектларын төзү – юллар, социаль ипотека буенча йортлар һәм яңа метро станцияләре, киләсе ел бюджеты һәм Казанның туристик бренды.
Журналистларның берсе Дзержинский урамында Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы янындагы юлның кайчан ремонтланачагы турында кызыксынды. “Юл ватык, асфальты юк, җәен анда тузан, ә көзен – пычрак. Ул Казанның нәкъ үзәгендә, кайчан аны ремонтлау планлаштырыла?” – дип кызыксынды журналист. Илсур Метшин әлеге юлга капиталь ремонт үткәрү һәм анда тулы көчкә хәрәкәтне ачу планлаштырылганлыгын җиткерде. Әлеге юл участогы киләсе елда ремонтланыр дигән ышанычын белдерде.
Журналистлар тарафыннан бирелгән икътисади ситуациягә кагылышлы сорауга Татарстан башкаласы Мэры, нинди генә сынауларга карамастан, тормыш дәвам итә дип билгеләде, бердәм команда булып эшләргә чакырды.
Әңгәмә ахырында Илсур Метшин бердәм хезмәтләре, һөнәри осталыклары, үткен каләмнәре һәм иң мөһиме – шәһәрдә булган вакыйгаларга битараф булмаулары өчен ММЧ вәкилләренә рәхмәтен белдерде. Мэр барысына да бәхет һәм физик, шул исәптән рухи сәламәтлек теләде.