Проектны финанслау Россия Федерациясе Президенты оештырган “Катлаулы тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды” гранты хисабына башкарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Быел җәен Казанда тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен уртак ял оештырылачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр итте.
Проектны “Доверие” балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тормышка ашырачак. Сергей Миронов билгеләп узганча, баланың һәм ата-ананың ял вакытында мораль элемтәсе шактый мөһим. Оештыручылар уйланвынча, уртак ял бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга, аерым бер очракларда яңадан формалаштырырга, бетерелгән гаилә кыйммәтләренең бердәм системасын төзергә ярдәм итәчәк.
Проектны финанслау Россия Федерациясе Президенты оештырган “Катлаулы тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды” гранты хисабына башкарыла. Әлеге модель негатив социаль күренешләргә (суицид, наркомания һ.б.) яхшы профилактика булачак дип планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин ата-аналар һәм тәрбиягә авыр бирелә торган балаларның уртак ялы буенча яңа проектны тулысынча хуплады.