Җәен балалар өчен махсуслаштырылган (профильле) сменалар үткәрүе планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Лагерьда ял кызыклы һәм куркынычсыз гына булып калмыйча, балаларга аларның сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәргә тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый фикер белдерде һәм профильле лагерьлар үсешен хуплады.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, җәен балалар өчен махсуслаштырылган (профильле) сменалар үткәрүе планлаштырыла. Төрле юнәлештә эшләячәк 86 смена узачак.
Аның сүзләренә караганда, профильле сменалар “Заречье”, “Молодежный” һәм “Березка” лагерьларында үткәреләчәк дип планлаштырыла. “Пионерия Татарстана” лагерендә ШТК фестиваль хәрәкәте катнашучылары өчен смена оештырылачак. “Бригантина”, “Восток”, “Спутник” лагерьлары 3 айга интеллектуаль һәм иҗади үсеш территориясе булып тора. “Огонек” һәм “Юнитур” лагерьларында гадәттәгечә спорт-сәламәтләндерү һәм патриотик юнәлештәге сменалар эшләячәк. “Нармонка” лагеренең исеме, профиле үзгәртелүе белән бәйле рәвештә, “Сталкер” исеменә үзгәртеләчәк һәм сугыш сәнгате белән шөгыльләнүче спортчылар һәм кадетлар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен ял урыны булып торачак. “Заречье” лагерендә быел геологлар өчен республикакүләм олимпиада үткәрелүе планлаштырыла.
Июль аенда “Заречье” лагерендә Анастасия Фәттахова җитәкчелегендә “Summer groove” сменасы узачак. Программада – мастер-класслар, бию баттллары, Россия, Украина, Бразилиянең иң яхшы биючеләре катнашында джемнар. Биючеләр өчен махсус 300 кв.м мәйданлы веранда җиһазландырылган.
Шулай ук “Заречье” лагере территориясендә июль аенда беренче тапкыр “Алга” креатив телевидение студиясе тарафыннан оештырылган телевизион иҗат сменасы узачак. Программада - семинарлар, мастер-класслар һәм телевидение, кино өлкәсендә эшләүче танылган эшлеклеләр белән иҗади очрашулар. Бүгенге көнгә, Сергей Миронов мәгълүматына караганда, Беренче канал алып баручысы Арина Шәрапова программада үзенең катнашуын раслаган.
Казан Мэры Илсур Метшин профильле лагерьлар үсешен хуплады. “Балаларның ял вакытында сәләтләрен үстерә алулары бик мөһим”, - дип билгеләде ул.