Казан Мэры Россия җыелма командасын 2014 елгы Олимпиадада яулаган беренче урыннары белән котлады.
(KZN.RU, 24-нче февраль). Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин Росия җыелмасын һәм әлеге спорт ярышларының ябылу тантанасын әзерләнгән барлык оештыручыларны Сочидагы кышкы Олимпия уеннарындагы җиңү белән котлады.
Шәһәр башлыгы Сочида үткән XXII кышкы Олимпия уеннарының барлык яктан да триумфаль булуын билегләп үтте: оештыру ягыннан да, әзерлек дәрәҗәсе дә, үткәрү һәм кунакчыллык ягыннан да бары тик уңай фикер генә калдырды. “Стартта пессимистлар шактый иде, - диде И.Метшин. - Әмма Уеннарның һәр көнендә ММЧ оештырылышның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп барды. Олимпия комитеты Президенты берничә тапкыр кимчелекләр булмавын билгеләп үтте. Спортчылар шулай ук Олимпиадага да югары бәя бирде”.
Илсур Метшин шактый авыр көрәштә лидерлык позициясенә ирешкән Россия җыелмасына рәхмәтен җиткерде. Безнең илнең җыелма командасы барлыгы 33 медаль яулады: 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бакыр. Әлеге нәтиҗә алтыннарның, шулай ук медальләр саны буенча Уеннарның хуҗаларына гомум команда зачетында җиңәргә ярдәм итте.
“Бөтен Россия өчен бу зур күтәрелеш. Без бөтен ил белән җан аттык Россия җыема командасы өчен борчылдык, акрын гына югарыга күтәрелүен күзәтеп барлык”, - дип билгеләде И.Метшин. РФ Спорт миистры Виталий Мутко сүзләре буенча, безнең команда 5-нче урынга гына исәп тоткан иде. “Россия җыелмасы медальләр саны буенча исәп тоткан минимум бу”, - дип билгеләде Илсур Метшин үз мөрәҗәгатендә. “Әмма өйдә диварлар да ярдәм итә, - дип дәвам итте Казан Мэры. – Спортчыларыбыз көчләрен туплый алды. Әлбәттә, җанатарларның да зур ярдәме булды. Һәм без горурланырлык беренче урынны яулый алдык. Безнең команда шау-шулы уңыш күрсәтте. Барлык катнашучылар да ихтирамга лаек һәм илебез өчен горурлык хисләре кичерергә ярдәм итәләр”.
“Барысы да Россиядә спорт өчен яңа чор башланганлыгы турында сөйли. Казан җәйге спорт төрләренә мәхәббәтне яңартса, Сочи – кышкыларныкына. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү ил буенча яхшы, сәламәт дулкын булып дәвам итсен иде. Спортның яңа этабы һәм үсеше илдә безнең Универсиада һәм Сочидагы кышкы Олимпиада белән билгеләнде”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчсе.