Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада ТР Президенты, ТР Премьер-министры һәм Казан Мэры да катнашты.
(KZN.RU, 22-нче февраль). Бүген Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре, хәрбиләр, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Тантана алдыннан хөрмәтле кунаклар республика предприятияләре, музейлар, иҗтимагый оешмалар оештырган Бөек Ватан сугышы чоры кораллары һәм заманча кораллар күргәзмәсен карадылар.
Рәсми өлеш алдыннан сәхнәгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт әләмнәрен, Россия Федерациясе Хәрби Көчләренең Сугышчан дан байрагын алып чыктылар. Оркестр Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.
Кунакларны Казан горнизоны начальнигы Валерий Миронченко бәйрәм белән котлады. Шуннан хәрбиләргә һәм ветераннарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
«23 февраль көнне без гадәттәгечә Ватанны саклаучыларны - хәрби көчләрдә хезмәт итүчеләрне һәм хезмәт иткәннәрне, иленә тугрылыклы булганнарны, дәүләт һәм җәмгыять куркынычсызлыгын саклаучыларны - хөрмәтлибез, - дип әйтте ТР Президенты. - Хәрби көчләр һәрвакытта да Россия дәүләтенең көче һәм стабильлегенең нигезе булды һәм булачак».
«Безнең тарих Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең бик күп мисалларын белә, әмма Бөек Ватан сугышы белән бәйле булганнары - һичшиксез, чын батырлык мисаллары», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул коточкыч елларда миллионлаган кешеләр һәлак булганын, фронтка киткән 700 меңнән артык татарстанлыдан яртыссына якыны кайта алмаганын искә төшерде. Шуңа да Татарстан Президенты аерым ветераннарга рәхмәтен белдерде.
Ул шулай ук Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү Совет халкы батырлыгының бөеклеген күрсәтүче вакыйга булачагын хәбәр итте.
Бу көннәрдә билгеләнүче тагын бер юбилей - Казан югары хәрби команда училищесының 95 еллыгы. Кичә РФ ХК Генштабы начальнигы Валерий Герасимов училищега сугышчан байрак тапшырды, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - Бу күп еллык тарихы булган училищеның казанышларын күрсәтә.
«Хәрби хәрәкәттә катнашырга сәләтле Кораллы Көчләр һәрвакыт ил иминлеге гаранты булды, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Россия Федерациясе җитәкчелеге бүген дә Кораллы Көчләрнең хәрби әзерлеген ныгыту, аларны заманча коралландыру һәм хәрби техникалы итү өчен чаралар кабул итәргә тырыша. Татарстанда илкүләм иминлекне тәэмин итәргә сәләтле предприятиеләрне саклый, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерү күләмен үстерә алдык». Татарстанда милли куркынычсызлыкны ныгытуга өлеш кертүче предприятиеләрне саклап калып булды, ОСК предприятиеләрендә җитештерү күләмен арттырып булды. Татарстан Президенты предприятиеләргә оештырылган күргәзмә өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикада үткәрелүче патриотик тәрбия эшен, эзләү отрядлары эшен билгеләп үтте.
«Хөрмәтле армия һәм флот хәрбиләре, кадерле ветераннар. Ихлас йөрәктән сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны бәйрәм белән котлыйм. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер телим. Ватанга тугрылыклы булуыгыз, хезмәтегез өчен рәхмәт!» - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.
Ул Казан югары хәрби команда училищесы җитәкчесе – Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченкога ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медален, берничә кешегә ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж