Ике як Истанбул һәм Казанның алга таба хезмәттәшлеге перспективалары хакында фикер алышты.
(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге әгъзалары белән Казанның Төркия Республикасы белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Очрашу башкала Ратушасында узды.
Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге (ТДМБ) ягыннан очрашуда Истанбулның Провинция генераль ассамблеясы рәисе Хөсәметдин Кочак, Төрки дөнья муниципалитетлары берлегенең генераль сәркатибе Мостафа Башкурт, Истанбул шәһәренең Әюп районы мэры, ТДМБ рәисенең урынбасары Исмәгыйль Кавынҗы, Истанбулның Бахчелиевләр муниципаль районы советының әгъзасы, ТДМБ Күзәтү советының әгъзасы Фарук Четин катнашты.
Очрашуны ачкан вакытта Илсур Метшин төрек халкына Универсиадага әзерлек эшендәге ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. “Казанның Универсиадага заявка бирү компаниясе этабында ук без Төркиядән зур ярдәм алдык. Хәзерге вакытта безнең элемтәләр барлык өлкәдә - эшмәкәрлектә, сәнәгатьтә, спорт, мәгариф һәм мәдәнияттә үсеш ала. Без моңа зур игътибар бирәбез һәм муниципаль элемтәләребез дә ныгыячак дип ышанабыз”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы җитәкчесе.
Ул Казанны Төркия Республикасының 4 шәһәре – Истанбул, Искешәһәр, Анталия һәм Әнкара шәһәрләре белән тугандаш мөнәсәбәтләр бәйләгәнен искә төшерде. “Сез безнең иң якын партнерларыбыз”, - дип өстәде Мэр һәм төрек делегациясен Төркиядә ел саен Сабантуй татар халкы бәйрәме, Казан һәм Истанбулның иҗади коллективларының үзара бәйләнешенә ярдәм иткән төрле мәдәни чараларны үткәреп килгәнгә рәхмәтен белдерде.
Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисенең урынбасары Исмәгыйль Кавынҗы, үз чиратында, Казан Мэрына җылы кабул итүе һәм Казан белән Истанбул арасындагы дуслык өчен рәхмәтен белдерде. Исмәгыйль Кавынҗы шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлекнең уңай үсешен раслады һәм, аерым алганда, 2011 елда Истанбулда Г.Тукай исемендәге сквер ачылуы хакында искә төшерде.
Очрашу ахырында ике як та истәлекле бүләкләр биреште. Илсур Метшин төрек вәкилләрен апрель аенда Казанда узачак халыкара туристик күргәзмәдә катнашырга чакырды. “Безнең халык кына Төркиягә барып калмасын, Төркия Республикасы гражданнары да безгә килсен иде”, - дип белдерде ул.