Казан ратушасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булып узды.
(KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Бүген башкала Ратушасында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар универсиадасын үткәрү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булып узды.
Казан Мэры Илсур Метшин Ватан алдындагы казанышлары IV дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән. Югары федераль бүләкне шәһәр башлыгына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.
Рф һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында шулай ук Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүләкләү тантанасын ачкан вакытта Михаил Бабич бүген, Россия Федерациясе Президенты боерыгы буенча Казанда Универсиаданы үткәрү нәтиҗәләрен чыгарган вакытта, дәүләт бүләкләренең Уеннарны үткәрүгә аеруча әһәмиятле өлеш керткән җитәкчеләргә тапшырылганын билгеләде. “Универсиада узган елның иң эре халыкара спорт чараларыннан булды, моңа Татарстан Республикасы халкы шактый зур өлеш кертте. Казан республиканың алга таба үсешенә эшләячәк спорт инфраструктурасына, ә Россия – яңа объектлар төзүдә уникаль тәҗрибәгә ия булды”, - дип өстәде ул һәм барлык бүләкләнгәннәрне котлады.
Казан Мэры илебез җитәкчелегенә югары бәя өчен рәхмәтен белдерде. “Казанда Универсиадага әзерлек – аның тарихындагы аерым бит. Әлеге бүләкне барысы белән бүлешәсе килә, без җөмһүриятебез Президенты җитәкчелегендә зур тату команда булдык, бар һәм булачакбыз, киләчәктә куелачак бурычларны да үти алачакбыз”, - дип ассызыклады ул.
Михаил Бабич Мактау орденнары, Дуслык орденнары, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә орден медальләре, шулай ук Россия Федерациясе Президентының мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында – ТР Хөкүмәте вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Башкарма комитет структур бүлекчәләре хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре.
Аерым алганда, РФ Указы белән 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен югары бүләкләр белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан Башкарма комитетының Җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар бүләкләнгән.
Федераль бүләкләр тапшырылганнан соң Татарстан Президенты республикакүләм бүләкләрне - “Мактаулы хезмәте өчен” һәм ТР атказанган хезмәткәрләре мактаулы исемнәрен тапшырды.
“Универсиада гомумфедераль проект булды. Аңа әзерлек вакытында эшләнгән һәр нәрсә халкыбыз һәм шәһәребез өчен дә эшләнде. Универсиада Татарстан өчен без җиңеп чыкан җитди сынау булды. Бүләкләү тантанасының Сочидагы кышкы Олимпиада алдыннан узуы куанычлы”, - дип ассызыклады ул.
“Мактаулы хезмәтләре өчен” медальләре белән Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, “Казгорсвет” муниципаль унитар предприятие директоры Рөстәм Габделхаков һәм башкалар бүләкләнгән.