Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазы Кол Шәриф мәчетендә сәгать 6:30да башлана
Илсур Метшин барлык мөселманнарны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
(KZN.RU, 5-нче август). 8-нче августта мөселманнар ислам динендә мөбарәк бәйрәмнәрнең берсен - изге Рамазан аеның тәмамлануын билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм намазы – гает – республиканың һәм шәһәрнең барлык мәчетләрендә дә 5:30да башлана. Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы 1 сәгатькә соңрак - 6:30да укылачак, дип хәбәр итте Мэриядәге аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитетның телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге башлыгы Ирек Арсланов.
Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазен ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләячәк. Мәчеттәге гает намазының трансляциясен телефизордан карап булачак.
Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк, ай календаре һәм билгеләнгән традицияләр буенча туры килә торган көн – Ураза бәйрәм – Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән билгеләнә. Әлеге документ нигезендә, 2013 елда Ураза бәйрәм 8-нче августта билгеләп үтеләчәк. Бу көн бәйрәм көн, ягъни ял көне буларак билгеләнә.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин барлык мөселманнарны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм шәһәрнең тиешле хезмәтләренә Ураза бәйрәмендә транспорт һәм тәртип белән тәэмин итәргә кушты.