(KZN.RU, 5-нче август). Казанның һәр районында 8 универсаль спорт мәйданы төзелеше башланган. Бу хакта бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, “якында урнашкан спорт” үсеше – шәһәрдә “Сәламәтлек бишьеллыгы” игълан иткән программаның беренчел максатларыннан. Шәһәр башлыгы йөкләмәсе нигезендә, мәйданчыклар яңа уку елының беренче чирегеннән дә соңга калмыйча ачылырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр башлыгы Универсиадада катнашкан Казан спортчылары белән очрашу барышында Казанда яңа эре спорт мәйданнары төзеләчәк дип ышандырды. Проектны тормышка ашыру мөмкинлеге Татарстан башкаласын “Казан - Арена” футбол стадионы төзелеше өчен хуплау нәтиҗәсендә барлыкка килде. 16,3 млн. сум күләмендәге акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә.
Киңәшмәдә актив ял урыннарының кайда урнашулары турында игълан ителде. Шулай итеп, Совет районында 2 мәйданчык барлыкка киләчәк. Аларның берсе – Карбышев урамы буенча 38, 40 һәм 42 номерлы йортлар һәм Латыш Укчылары урамы буенча 3, 5 номерлы йортлар территориясендә. Якын-тирәдәге йортларда 7 меңләп кеше яши.
Мәйданчык үз эченә баскетбол үзәге, волейбол өчен территория, мини-футбол өчен ясалма катламлы кыр, шулай ук нәниләр өчен балалар мәйданчыгын ала. Шуңа өстәмә булып, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, биредә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак: чәчәк түтәлләре, агач һәм куаклар утыртылачак. Объектны районның идарәче компаниясе карап тотачак.
Совет районының тагын бер спорт мәйданы Азино-1 микрорайонында Зәкиев урамы буенча, 161 һәм 167 номерлы мәктәпләр арасында оештырылачак. Биредә 14 мең кеше яши. Төзелгәннән соң мәйданчыкны 161-нче номерлы мәктәп карап тотачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында яңа спорт мәйданчыклары Татарстан урамы буенча 80-нче номерлы мәктәп һәм “Горки” микрорайонында, Зорге, 71 адресы буенча, 21-нче номерлы гимназия территорияләрендә урнаша. Спорт мәйданчыклары мини-футбол өчен ясалма чирәмле кыр, воркаут белән шөгыльләнү өчен урам тренажерлары һәм баскетбол-волейбол мәйданчыкларын үз эченә ала.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, мәйданчыклар куллануга тапшырылуга аларда 80-нче номерлы мәктәп һәм 21-нче номерлы гимназия укучылары физик тәрбия дәресләре вакытында шөгыльләнәчәк, шулай ук биредәге хезмәтләрдән “Приволжанин” һәм “Динамо” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр файдалана алачак, ә кичке якта спорт мәйданы җирле халык өчен дә ачык булачак.
Киров һәм Мәскәү районнарында мәйданчыклар 9-нчы номерлы гимназия һәм 87-нче номерлы мәктәп (Серов урамы, 12а) арасында, шулай ук “Химиклар” мәдәният сарае паркында төзеләчәк. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, Химиклар мәдәният йорты паркындагы мәйданчык халыкның теләкләрен исәпкә алып төзелә. Биредә спорт һәм урам фитнесы белән шөгыльләнә алу мөмкинлеге барлыкка килүгә, паркның яңа тормышы башланачак.
Авиатөзелеш районында спорт мәйданчыгы өчен Ленинград урамы, 28 буенча 54-нче номерлы мәктәп территориясендә урын бүлеп бирелгән, ә Яңа Савин районында – “Лада” яшүсмерләр клубы янында (Гаврилов ур., 22). Соңгысында мини-футбол өчен гамәлдәге агач хоккей коробкасы урынына ясалма чирәм катлам җәеп, махсус кыр әзерләү, мини-футбол капкалары урнаштыру, спорт зонасын коймалап алу һәм яктырту карала. Тренажерлар белән мәйданчык үз эченә турниклар, тренажерлар, таган, гимнастика комплексы, теннис өстәле һәм уен комплексын алачак.
Район администрацияләре башлыклары мәгълүматына караганда, барлык мәйданчыкларда проектлаштыру эшләре тәмамланган, җир эшләре башланган, ком һәм вак таш китерелә.
Шәһәр Мэры фикеренчә, ачык һавадагы спорт мәйданчыкларының төп өстенлеге – аларның якында урнашуы: “Бу “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында без халкыбызга вәгъдә иткән, яшәү урыннары буенча сәламәтлек фабрикалары булып тора”, - дип аңлатты ул.
Шәһәр башлыгы куркынычсызлык, кичке вакытта яктырту, шулай ук спорт җиһазларының сакланышы мәсьәләләрен җентекләп карап тикшерүне йөкләде.
“Әлбәттә, анда видеокүзәтү камералары кирәк, әмма җирле егет-кызлар үз мәйданчыкларын үзләре саклар дип ышанабыз. Сыртланова урамында ачылган парк нәтиҗәлелеген күрсәтә. Әлегә анда туп атудан футбол капкасындагы челтәр генә бөгелә. Калганнары барысы да сакланган. Яңа мәйданчыклар да озаграк хезмәт итсен иде”, - дип мисал китерде шәһәр башлыгы.