Ярышларга әзерлек барышында казанлыларга артык комачаулык тудырылмаячак, дип ышандырды шәһәр башлыгы.
(KZN.RU, 5-нче август). Казанда 2015 елның июлендә үтәчәк су төрләре буенча 16-нчы дөнья чемпионатына кадәр калган көннәрне саный башладылар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте, ул бүген Халыкара йөзү федерациясе (FINA) әләмен Татарстан башкаласына алып кайтты.
“Без 5 ел югарыга үрләгән кебек Универсиадага бардык, һәм максатыбызга ирештек тә. Хәзер бу югарылыкны яңа бурычларны чишәр өчен җирлек итеп карарга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, чемпионатны үткәрер өчен, Казанда инде барлык кирәкле инфраструктура да бар. Беренче чиратта бу – Спортның су төрләре сарае һәм ярышлар барышында бассейн урнаштырылачак “Казан-Арена” стадионы.
“Чемпионатка әзерлек барышында без халыкка яңа мәшәкатьләр тудырмаячакбыз. Шәһәрдәге матурлык һәм тышкы кыяфәт, төзекләндерү мәсьәләләрен кайгырту төп мәсьәләләрдән булачак. Барселона мисалында без күрәбез, безгә әле ирешер максатлар җитәрлек, - дип өстәде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казан Барселонада узган Су төрләре буенча 15-нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасында халыкара ярышлар эстафетасын алды. Илсур Метшин Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Сезар Маглионе һәм Барселона Мэры Хавьер Триастан FINA әләмен алды, бу исә Казанда 16-нчы дөнья чемпионатын уздыруга старт бирелде дигән сүз.
Киңәшмә барышында Илсур Метшин ярышлардан алган тәэсирләре белән бүлеште. “Су төрләре спорты бик тә популяр, телевизор караучыларның күп булуы гына түгел, тулы трибуналар да моңа ачык мисал булып тора”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм телеаудиториянең гомуми суммасы 3,5 млрд. кешедән арта дип җиткерде.
Каталониянең башкаласы Барселонаның үсешенә 1992 елгы Олимпиада да зур йогынты ясаганлыгын билгеләп үтте Мэр. Гади генә мисал – Барселона аэропортындагы пассажирлар агымы Олимпиада үткәргәнчегә кадәр елына 2 млн. кеше исәпләнсә, Уеннардан соң 4 ел үткәч 9 млн. кешегә кадәр җиткән. Әле узган атнада гына 100 меңләп Россия кешесе булды. “Әлбәттә, Барселонаның архитектура элементлары һәм төзекләндерелүе бер көндә генә генә үсеп чыкмаган, һәм Олимпиадага гына да әзерләнгән эш түгел. Әмма Уеннар шәһәр һәм регионга зур булышлык күрсәткән”, - дип өстәде Мэр.
Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласының үсеш перспективасында да берничә шәһәр прблемаларын чишкәндә Барселонаның тәҗрибәсен кулланырга чакырды. Әйтик, испан шәһәрендә, Казандагы кебек үк, кулланылмый торган зур сәнәгать мәйданнары урнашкан. “Бүген ул урыннарда студентлар кампуслары, күргәзмә павильоннары төзелә. Барселонадан өйрәнерлек урыннар җитәрлек әле”, - диде Илсур Метшин.
Сүзен йомгаклап Казан Мэры Россиянең су төрләре буенча дөнья чемпионатын үзендә беренче тапкыр кабул итүен һәм шәһәр алдында җитди бурыч торуын билгеләп үтте. “2013 елгы Универсиада һәм Барселонадагы дөнья чемпионаты тәҗрибәләреннән соң, без чемпионатны ничек уздырырга кирәк икәнен беләбез. Чемпионатта 2,5 мең спортчы һәм 3 меңләп волонтер катнашачак. Шулай да әзерләнер өчен вакыт күп түгел – 711 көн үтә дә китәчәк”, - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Казанда су төрләре буенча 16-нчы дөнья чемпионатны уздыру турындагы карар 2011 елның 15-нче июлендә Шанхайда узган FINAның Генераль конгрессында игълан ителгәнен исәк төшерик. Әлеге хокукка Татарстан башкаласы Гвадалахару, Гонконг, Гуанчжоу һәм Монреаль шәһәрләрен узып иреште.
Су төрләре буенча дөнья чемпионаты үзенең әһәмиятлелеге һәм популярлык дәрәҗәсе буенча – халыкара спорт чараларның иң эреләренең берсе. Ярышларның трансляциясен 210 илдә 40 телеканал алып барачак, ярышларны яктыртуда исә 1,5 мең журналист катнашачак. Бу көннәрдә Казан 2,5 мең спортчы, 2 мең рәсми затларны һәм дистәләгән мең туристны кабул итәчәк.
45 мең кеше сыярлык яңа “Казан-Арена” стадионы ярышларның үзәк мәйданы булачак, биредә футбол кыры урынына ярышларда йөзү өчен вакытлыча зур бассейн урнаштырылачак. Синхрон йөзү, суга сикерү һәм су полосы буенча турнирның соңгы этабы яңа Су төрләре сараенда үтәчәк. Су полосы буенча төркемле этап һәм чирекфиналлар “Олимп” һәм “Буревестник” бассейннарында уза. Йөзү буенча ачык судагы ярышлар Спортның ишкәк ишү үзәгендә (Урта Кабан күле) булачак.