Казан балалары өчен 9 ял итү урыны материаль базаны яңартуга кирәкле чаралар алды.
(KZN.RU, 5-нче август). Универсиада аркасында Казанның шәһәр читендә урнашкан балалар лагерьларының матди-техник базасын яхшыртуга 42 млн. сум юнәлдерелгән. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрү чорында 8 муниципаль лагерьда Россиянең 13 төбәгеннән Казанга килгән 1879 полиция хезмәткәре яшәгән. Моннан тыш, “Заречье” лагерендә илебезнең 12 төбәгеннән килгән, Универсиаданың мәдәни программасында катнашкан 356 волонтер яшәгән. Алардан яшәү өчен түләүгә килгән акча хисабына “Восток”, “Пионерия Татарстана”, “Нармонка”, “Спутник” һ.б. лагерьларда капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрелгән. “Бригантина” лагерендә яңа корпус төзелгән һәм куллануга тапшырылган, ә “Нармонка”, “Спутник”, “Огонек”, “Березка”, “Молодежный” һәм “Юнитура”да яңа душ бүлмәләре һәм бәдрәфләр барлыкка килгән. Барлык лагерьларда диярлек кухня җиһазлары алмаштырылган, гомуми кулланылыштагы урыннарда ремонт эшләре башкарылган, санузеллар кабат җиһазландырылган, торак корпусларда 90%-ка диярлек мебель яңартылган, спорт инвентаре сатып алынган.
Лагерьларны төзекләндерүгә студентлар Уеннары вакытында анда яшәгән полиция хезмәткәрләре үз өлешен керткән. Ханты-Мансийск автономия округы, Кемерово, Новосибирск, Санкт-Петербург һәр Яр Чаллы җыелма отрядларыннан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең осталыгы һәм иҗадилыгы аркасында “Пионерия Татарстана”, “Березка” һәм “Нармонка” лагерьларының балалар мәйданчыклары яңарды: аларны үзенчәлекле эскәмияләр һәм агачтан һәм башка материалдан эшләнмәләр бизәде. Ә “Спутник”та, моннан тыш, чыршылардан Универсиада аллеясы барлыкка килде. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге полиция хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.
Сәламәтләндерү кампаниясе турында сөйләгәндә, ул 88%-ка башкарылган. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәренә караганда, ялның оештыру формалары белән 23,6 мең яшь казанлы биләп алынган, тагын 3,9 мең кеше төрле лагерьларда ял итә. Бу елның җәйге программасы кысаларында барлыгы 27 меңнән артык яшь казанлыларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырылган.
Универсиада алдыннан башкарылган эшләргә карамастан, шәһәр читендәге лагерьларның күбесендә җитди яңарту таләп итә. Аларның күбесенә реконструкция яисә капиталь ремонт үткәрү, заманча җиһазлар белән тәэмин итү кирәк. Сергей Миронов игътибарын шәһәр читендәге лагерьларны капиталь ремонтлау максатлы программасын кабул итү кирәклеге һәм Казанның балалар сәламәтләндерү лагерьларын үстерү программасын финанслауга юнәлтте.
“Башка миллионлы шәһәрләрдән аермалы буларак пионер лагерьларын коттеджлар төзелеше өчен сатмау – зур эш. Универсиада аркасында шәһәр читендәге лагерьларны модернизацияләүдә беренче җитди адымнар ясалды, һәм без бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Сергей Миронов шулай ук җитди рәвештә сменаларның эчтәлеген яңадан карарга, аларны мәктәп укучыларының бүген ихтыяҗларына туры китереп эшләүне дәвам итте. Илсур Метшин әлеге фикерне хуплады, аерым игътибарны чит телләрне өйрәнүгә бирергә тәкъдим итте.