(KZN.RU, 19-нчы июль). Казан Универсиадасы-2013 студентлар Уеннарын үткәрүне Олимпия уеннарына якын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Бу хакта бүген шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXIV сессиясендә әйтелде.
2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы нәтиҗәләре турында “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесенең урынбасары, Уеннар ачылышы һәм ябылышының башкарма директоры, Казан шәһәре Думасының яшьләр эшләре, физик тәрбия һәм спорт буенча даими комиссиясе әгъзасы Игорь Сивов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Универсиада катнашучыларының һәм FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Клод Луи-Галльенның уңай бәяләмәләре Казанда узган Уеннарның тарихка иң әйбәт уеннар буларак керүенә ачык дәлил булып тора.
Казан Универсиадасы берничә рекорд белән истә калачак. Беренче чиратта, Универсиадалар өчен рекордлы булган 27 спорт төре кергән спорт программасы. Ярышларда 7966 спортчы һәм дөньяның 160 иленнән 3973 рәсми делегация әгъзасы катнашкан. Универсиаданы үткәрүгә штат режимында эшләгән 64 объект җәлеп ителгән.
“Барлыгы 351 бүләкләр комплекты уйнатылды. Россия җыелмасы спортның барлык төрләре буенча чыгыш ясады. Барлыгы 5 көн эчендә безнең команда җиңелгән бүләк саны буенча илебездә рекордка иреште, 2 көннән соң элек кем дә ирешә алмаган 100 алтын медаль чиген узып, Кытай җыелма командасы рекордын да уздырды”, - дип билгеләде Игорь Сивов.
Татарстан спортчылары 18 алтын, 9 көмеш һәм 9 бакыр – барлыгы 36 медаль яулап, уртак медальләр копилкасына шактый үз өлешен кертә алган. Безнең җыелма активында барлыгы 292 медаль - 155 алтын, 75 көмеш, 62 бакыр.
“Уеннарны әзерләүдә һәм үткәрүдә Универсиада Дирекциясенең штат персоналы (843 хезмәткәр) һәм вакытлы персонал (4000 кеше) катнашты. 40 юнәлештә эшләгән 20000 волонтердан команда формалаштырылды”, - дип билгеләде Игорь Сивов.
Аның сүзләренә караганда, Уеннарның транспорт тәэмин ителеше өчен 525 комфортлы автобус һәм 1051 җиңел автомобиль, Универсиада катнашучыларын йөртү өчен 175 маршрут җәлеп ителгән.
Универсиаданың медицина хезмәтен 6 госпиталь, 55 ашыгыч медицина ярдәм бригадасы, 148 спорт медицинасы, 1350 табиб һәм 635 волонтер-медик, ә Уеннар куркынычсызлыгын 30000 артык көч структуралары тәэмин иткән.
Казан Мэры Илсур Метшин шуны билгеләде, 2013 елгы Универсиада мәңгелеккә халыкара студентлар хәрәкәтен тарихына кереп калачак. Шәһәр башлыгы Универсиаданы заявка кампаниясеннән үк башлап әзерләү һәм үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен белдерде. Шулай ук Казан Мэры Универсиаданың төп нәтиҗәсе буларак уеннар мирасы һәм Татарстан башкаласы инфраструктурасының яңартылуын билгеләде.
Казан шәһәре Думасы депутатлары Универсиада мирасын саклап калу буенча эш оештыруның кирәклеге турында бердәм карар кабул итте.