(KZN.RU, 19-нчы июль). Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан аенда Казанның Мәскәү һәм Киров районнары тоташкан урында “Ярдәм” дип исемләнгән яңа мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде.
Озак көтелгән мәчетне тантаналы ачуда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, җөмһүриятебезнең Мөселманнары диния нәзарәте Камил хәзрт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар, дин әһелләре катнашты.
Бүген беренче җомга намазына кабул иткән “Ярдәм” мәчете белән берлектә, күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен уникаль мөселман уку-реабилитация үзәге дә эшли башлады. Бер үк вакытта 120 мәхәллә кешесенә кадәр белем алачак, шул ук вакытта 60-сы үзәкнең базасында яши алачак әлеге үзәк күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен Россиядә беренче дини реабилитация үзәге булып тора.
Серов урамындагы мөселман уку-реабилитация үзәге бинасына нигез 2008 елда салына башлый. Кризис чорында төзелеш эшләре туктатылып тора, соңрак әлеге эшне кабат торгызып җибәрәләр. Мәскәү һәм Киров районнары территориясендә эшләп килгән мәчетләр юклыктан, “Ярдәм” мәчете Казанның бу өлешендә иң озак көтелгәннәрдән була.
Илсур Метшин мөселман халкын изге Рамазан ае һәм яңа мәчет ачылышы белән тәбрикләде. “Бүген истәлекле көн – без яңа мәчет ачабыз. Әлеге уникаль комплекс ачылышында актив катнашканнарга рәхмәт”, - дип билгеләде Илсур Метшин, һәммәсенә озын гомер, сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете һәм күңел түрендәге хыялларының тормышка ашуын теләде.
Күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен ачылган үзәктә ислам нигезләренә һәм Коръәнгә Россия төбәкләреннән генә түгел, элеккеге СССР илләреннән дә - Белоруссия, Украина, Таҗикстаннан һәм Казахстаннан да килеп укый алачаклар. Иң мөһиме – Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете каршындагы гамәлдәге уку-реабилитация үзәгенә караганда, биредә күбрәк теләүчеләр укый алачак.
Серов урамында намаз уку залы, читтән килүчеләр өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, кечкенә басмаханәсе булган тулы бер комплекс булдырылган. Мәчет эскәмияләре, парковкасы һәм балалар уеннары өчен урыны булган иркен төзекләндерелгән территорияле дә булды.
Ачылышта Дагестан һәм Ингушетиядән укучылар катнашты. “Начар күрүчеләрне Коръәнгә өйрәтү – гасырның сенсациясе”, - диде Ингушетиядән Хаваш Оздоев. “Мин балачактан күрү буенча беренче төркем инвалиды булдым һәм һәрвакыт Коръәнне өйрәнергә теләдем. 50 елдан соң минем теләгем әлеге үзәк аркасында тормышка ашты”, - дип өстәде ул һәм рәхмәт шигырьләрен укып китте.
Тантаналы ачылыштан соң Илсур Метшинга уку классларын, үзәкнең тулай торагын, медицина пунктын, компьютер классларын күрсәттеләр.