Казанда Универсиада проспекты барлыкка киләчәк
Әлеге исемне Эсперанто урамы һәм Универсиада Авылы арасындагы участокта барлыкка киләчәк урам йөртәчәк.
(KZN.RU, 19-нчы июль). Татарстан башкаласында тиздән Универсиада паркы барлыкка киләчәк. Әлеге исемне Эсперанто урамы һәм Универсиада Авылы арасындагы участокта барлыкка киләчәк урам йөртәчәк. Бу хактагы карарны бүген Казан шәһәре Думасының XXIV чираттан тыш сессиясендә депутатлар кабул итте.
Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы даими комиссиясенең рәисе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиаданың, аның кунаклары һәм катнашучыларының төп маршрутлары нәкъ менә шул юлдан үткән. Ул билгеләп үткәнчә, исемнәр кую җирле халыкның мәнфәгатьләренә каршы чыкмаячак, кайбер урамнарның исемнәрен үзгәртүгә һәм документларга үзгәрешләр кертүгә китермәячәк.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге юлны “тормыш юлы” дип санарга мөмкин, диде. “Аэропорттан алып Кремльгә кадәрге туры юл һәрвакытта да инвесторлар өчен төп юл булып торды”, дип билгеләде шәһәр башлыгы.