Казан Мэры Илсур Метшин волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
(KZN.RU, 18-нче июль). Бүген Универсиаданың Мәдәни паркында XXVII Бөтендөнья җәйге студент Уеннарының волонтерлар хәрәкәтенә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Масштаблы интерактив тамашада 2013 елгы Универсиадага Россиянең 35 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән 20 меңнән артык волонтер катнашты.
“Студентлар спорты идеалына алыштыргысыз хезмәт күрсәтүләре өчен”, аерым рәхмәт сүзләрен чарага килгән Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, волонтерлар Универсиадада катнашкан спортчыларда, катнашучыларда гына яхшы тәэсир калмаган, шул ук вакытта урамда сәламләп торган волонтерлар казанлыларның күңелләренә дә хуш килгән.
“Универсиада бер мизгел кебек үтте дә китте, әмма шушы 13 көн эчендә, сезнең ярдәмегез белән, елмаюларыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләрегез аркасында, Казан тулаем үзгәрде. Рәхмәт сезгә! Сез – безнең хезмәттәшләребез, бергә без зур эш башкардык! Сезне Татарстан башкаласында күрүебезгә без һәрвакытта да шат булачакбыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм башка шәһәрләрдән килгән волонтерларны шәһәребезгә яшәргә килергә чакырды.
Тамашаның төп кунаклары өчен оештыручылар тарафыннан берничә сюрприз әзерләнгән иде. Волонтерларны каршылау “кызыл келәмнән” үтүне хәтерләтте: кунакларны “папарацци” һәм корреспондентлар каршы алды, алар исә волонтерларның күбесеннән, паркның медиа-экранында трансляцияләр өчен, интервьюлар алдылар. Волонтерлар теләкләр китабында “тарих өчен истәлекләр” калдырды, бер спорт объектыннан махсус китерелгән подиумда үзләрен чын чемпионнар итеп хис итә алдылар, 2013 елгы Универсиада илчеләре белән автограф-сессиядә катнаштылар.
Соңгы көндә паркта “традицион” мәйданнар да эшләде: “Футбол паркы”, 2017 елда Бөтендөнья кышкы студент уеннарын үткәрәчәк Алмата шәһәренең чатыры, шулай ук 2019 елгы кышкы Универсиаданы үткәрүгә көрәшүче Красноярски шәһәренең түләүсез шугалагы.
Концертта СПИДка каршы көрәшүче “Кызыл тасма” халыкара командасы әгъзалары да катнашты: БДБның 6 иленнән яшь җырчылар - Тео (Беларусия), Каныкей (Кыргызстан), Влад Дарвин (Украина), Дара (Молдавия), Юлия Ласкер (Россия) һәм Джассур (Үзбәкстан). 2013 елгы Универсиаданың волонтерлык хәрәкәтенең иң яхшы иҗади коллективлары бию номерларын тәкъдим итте.
Катнашучылар өчен әзерләнгән “Казан 2013” волонтерлары: тарихны бергә язабыз” видео-ролигы көтелмәгән сюрприз булды. Видео-роликта Универсиаданың спорт объектларында башкарылган волонтерлык эше турында сөйләнде. Уеннарның “Человек вставай, человек иди…” гимны астында үткән биюле “flash-mob”, шулай ук “Казан 2013” волонтерларының гимнын башкару тамашаның интерактив өлеше булып торды.
Концертны Россия җырчысы Сергей Лазарев тәмамлады, аның чыгышы ахырга кадәр сер булып сакланган иде, күз явын алырлык салют исә бәйрәмнең финал аккорды булды.