Казанның Мактау Китабына яңа исемнәр кертелә
Ратушада Казан шәһәре Думасы утырышы үтте.
(KZN.RU, 19-нчы июль). Бүген шәһәр Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасы Президиумының утырышы үтте. 13 Президиум әгъзасыннан 12-се катнашты. Карар кабул итәр өчен кворум бар.
Утыршта бер мәсьәлә каралды: “Казанның Мактау Китабына исемнәр кертү турында”. Депутатлар Мактау Китабына, “Казанның төзелеш комплексы үсешенә алыштыргысыз өлеш кертүләре, 2013 елгы Универсиаданың спорт объектларын һәм транспорт инфраструктурасын төзүдә күрсәткән хезмәтләре өчен”, өч төзелеш ширкәте директорларының исемнәрен кертү турында карар кабул иттеләр.
Мактау Китабына “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин, “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директоры Ринат Сафин һәм “Татавтодор” ААҖ генараль директоры Айрат Шәймиев исемнәре кертелә.
Бүләкләр 30 августта – Шәһәр көнендә тапшырылачак.