Казан Мэры 2013 елгы Универсиада җиңүчеләренә шәһәр исеменнән бүләкләр тапшырды.
(KZN.RU, 18-нче июль). Бүген ратушада 2013 елгы Универсиадада җиңү яулаган һәм катнашкан Казан спортчыларын, шулай ук аларның тренерларын бүләкләделәр. Казан Мэры Илсур Метшин XXVII Бөтендөнья студент уеннарында Россия данын яклаган атлетларга рәхмәт хатлары, махсус медальләр һәм премияләр тапшырды.
“Илебез, республикабыз, шәһәребез данын яклаган җиңүчеләрне сәламләү – минем өчен зур мәртәбә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Россия җыелмасы составындагы 42 Казан спортчысының 34-е 19 спорт төре буенча җиңү яулады. Алар 30 медальгә ия булды: 15 алтын, 8 көмеш һәм 7 бронза. 2013 елгы Универсиада Россия җыелмасына барлыгы 292 медаль алып килде: 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза. Моннан кала, Универсиада вакытында Казанда 66 Универсиада рекорды куелды, шуларның 38-е – Россия спортчыларыныкы.
Татарстанның стендка ату буенча җыелма комнадасының баш тренеры Сергей Демин билгеләп үткәнчә, җыелманың составы бик яхшы спортчылардан торган. “Көрәш шул дәрәҗәдә көчле иде ки, хәтта очкыннар чыгарлык булды, - диде тренер. – Шуның белән безнең җиңүләр дә бәһалерәк”.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Универсиаданың 5 еллык әзерлегенә бик күпләрнең өлеше кергән. “Кичә без әзерлек эшләрендә катнашкан һәркемгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерергә тырыштык”, - диде шәһәр башлыгы. Исегезгә төшерәбез, Уеннарның ябылу тантанасында төзүчеләргә, архитекторларга, артистларга һәм башкаларга рәхмәт җиткерелде.
“Безнең җыелманың җиңүе безне тагы да югарыга күтәрде. Безгә бу күптәннән җитми иде”, - дип хис-кичерешләре белән бүлеште Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы барлык спортчыларга һәм аларның тренерларына шәһәр исеменнән рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды: “алтын” медаль яулаучыларга – 130 мең сум, “көмеш” өчен - 80 мең сум, “бакыр” өчен – 50 мең сум.
Федераль бюджеттан алтын медаль яулаучы спортчыларга – 168 мең сум, көмеш медаль өчен - 84 мең сум һәм бакыр өчен 50 мең сум акча биреләчәк. Аерылып торучы Татарстан спортчылары республика бюджетыннан өстәмә бүләк алачак: “алтын” өчен - 150 мең сум, “көмеш” өчен – 90 мең сум һәм “бакыр” өчен – 60 мең сум.
Илсур Метшин шулай ук Уеннарда катнашкан барлык казанлы-катнашучылар өчен дә, призер булу-булмауларына карамастан, Казан Мэриясе заказы буенча махсус медальләр әзерләнгәнлеген билгеләп үтте. “Беркем дә бүләксез калмаячак”, - диде шәһәр башлыгы. “Без барыгыз өчен дә борчылдык һәм җан аттык. Универсиадада Россия җыелмасы командасы әгъзасы булу – үзе үк җиңү, сез инде зур исемгә ия булдыгыз, һәм бу – гомерлеккә. Сезнең исемнәрегез илебез, республикабыз, шәһәребезнең спорт елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды”, - дип билгеләде И.Метшин.
2013 елгы Универсиадада авыр атлетика буенча көмеш медальгә лаек булган Андрей Деманов җавап сүзендә республика һәм шәһәр җитәкчелегенә, ярышларны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен, Казанда тренировкалар һәм чыгышлар өчен тиешле шартлар булдырылуына рәхмәтен җиткерде. Штангист шулай ук бүгенге көндә Казанның Олимпия уеннарын уздырырга да әзерлеген билгеләп үтте.
Илсур Метшин, үз чиратында, әле узган төндә генә Универсиада уты сүнгән Казанның тиздән дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт форумын кабул итәчәген билгеләп үтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, инде 5-нче августта Барселонадан Казанга FINA (Халыкара йөзү федерациясе) әләме китереләчәк, һәм ике елдан Татарстан башкаласы су төрләре буенча дөнья чемпионаты хуҗасы булачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге чемпионат катнашучылар саны буенча да, дәвамлылыгы ягыннан да Универсиаданы узып китәчәк.
Шәһәр башлыгы Универсиаданың төп җиңүе – материаль җиңүләр түгел, дип билгеләп үтте. “Казанда Универсиадага әзерләнеш вакытында гына да спорт белән шөгыльләнүләр ике тапкырга артты, - диде Илсур Метшин. – “Сез үсеп килүче буынга зур үрнәк булып торасыз. Барлык балалар һәм яшүсмерләр дә профессиональ спортчылар булып китмәсә дә, күбесе өчен спорт тормышларының аерылгысыз өлешенә әвереләчәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Очрашу ахырында Илсур Метшин барысына да яңа спорт җиңүләренә ирешүләрен теләде.