5-нче августта Барселонадан Казанга FINA әләме китереләчәк.
(KZN.RU, 17-нче июль). Универсиададан соң, Казан дөньякүләм спорт ярышларын үткәрергә, яхшы мәгънәдә, дучар ителде. Универсиаданың медиа-үзәгендә узган матбугат конференциясендә бүген Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип җиткерде. Журналистлар белән очрашуда шулай ук Универсиада тамашаларының баш режиссеры, Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, “ТЭФИ” премиясе иясе Алексей Сеченов һәм Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов та катнашты.
Илсур Метшин Казанның алга таба да зур спорт чараларын уздыру хокукы өчен көрәшәчәген җиткерде, 2024 елгы Олимпиада искәрмә булып тормавын да билгеләп үтте. “Белград, Шеньчжэн һәм башка универсиада шәһәрләре тәҗрибәсе буенча, шуны күреп була: аларда алдагы 5 елда Универсиадада тәкъдим ителгән бөтен спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары оештырыла. Шуңа күрә Казанны да дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт ярышлары үткәрүгә, яхшы мәгънәдә, дучар ителде диеп була”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
2024 елгы Олимпиадага килгәндә, Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә буенча казанлылар белән фикер алышыначак. Бер журналистның “Әлеге Уеннарга гариза биреләчәкме?” дигән соравына, “вакыт күрсәтер”, дигән җавап яңгырады.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, инде 5-нче августта Барселонадан Казанга FINA (Халыкара йөзү федерациясе) әләме китереләчәк, һәм ике елдан Татарстан башкаласы су төрләре буенча дөнья чемпионаты хуҗасы булачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге чемпионат катнашучылар саны буенча да, дәвамлылыгы ягыннан да Универсиаданы узып китәчәк.
Журналистларның Казанның алга таба үсешенә кагылышлы сорауларына җавап биргәндә, Илсур Метшин Казанга Америка, Канада, Австралия, Кытай, Көньяк Корея һәм Европа илләре ягыннан инде зур кызыксыну барлыкка килүен билгеләп үтте. “Без инвесторлар белән 43 кунакханә төзедек, бу исә үзе дә шәһәргә килгән “тере” инвестицияләр турында сөйли”, - дип өстәде ул.
Универсиададан калган мирас, шәһәр башлыгы фикеренчә, һичшиксез Казанга хезмәт итәчәк. Аерым алганда, спорт объектлары – федераль уку йортларына, ә ачылу һәм ябылу тантаналарында кулланылган костюмнар һәм декорацияләр мәдәният учреждениеләренә тапшырылачак.
Илсур Метшин, Универсиаданы актив рәвештә яктыртып барганнары өчен, журналистларга рәхмәтен җиткерде. “Медальләр рекорды белән беррәттән, моңарчы күзәтелмәгән телевидение тапшырулары булды – 45 мең сәгать, бу әйтеп бетергесез зур уңыш”, - диде ул.
Игорь Сивов мәгълүматлары буенча, ачылыш тантанасын 102 илдән миллиардтан артык кеше караган. Сүз уңаеннан, тиздән саундтреклар белән ачылыш тантанасының видео язмасы әзерләнәчәк.
“Ябылу тантанасы – айсбергның иң югары ноктасы, безнең бердәм хезмәтебезнең финалы. Универсиада – Олимпия уеннары түгел, әмма кунакларның саны, спорт ярышлары, Мәдәни Универсиада чаралары ягыннан караганда, ул аның белән чагыштырырлык”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм Уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә дә рәхмәтен җиткерде.