Бүгенге тамашаның төп идеясе – Универсиаданың 10 көнен искә төшерү.
(KZN.RU, 17-нче июль). “Казан-Арена” стадионында бүген үтәчәк Универсиаданың ябылу тантанасы чыгарылыш кичәсен хәтерләтәчәк, биредә, 10 ел дәресләр алган мәктәп укучылары кебек, Уеннарның кунаклары һәм катнашучылары Казанда узган 10 көннәрен искә алачаклар. Уеннарның ябылу тантанасы турында бүген Универсиаданың төп медиа-үзәгендә Универсиада тамашаларының баш режиссеры, Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, “ТЭФИ” премиясе иясе Алексей Сеченов сөйләде.
Матбугат конференциясендә шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин һәм Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов та катнашты.
Ябылу тантанасы Уеннарның ачылышы танатансындагы тамашадан нык аерылып тора. “Ул зур яшьләр кичәсен, көтеп алынган чыгарылыш кичәсен хәтерләтәчәк”, - диде Универсиада тамашалары өстендә 3 елдан артык эшләгән А.Сеченов.
Бүгенге тамашаның төп идеясе – Универсиаданың 10 көнен искә төшерү. Режиссер төркеменең максаты – үткән 10 көнне бер күренештә күрсәтү. “Тамашачының Универсиада да үткән һәр көнне истә калдыруын, әлеге көннәрнең хәтер дәфтәрендә саклануын телибез”, - дип билгеләде А.Сеченов.
Илсур Метшин фикеренчә, Уеннарның ачылу танатансыннан соң кешеләрне берләштергән иң мөһим нәрсә - ул ил өчен горурлык хисләре кичерү. “Ачылу һәм ябылу тантаналары – болар барысы да үзебезнең продукт, безнең мирасыбыз дисәк тә була”, - диде ул.
Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры ябылу тантанасының билетларына көтелмәгән ажиотаж булуын билгеләп үтте. “Ачылу тантанасында булган 45 мең кеше тамашаны күрмәгән кешеләргә тамашаның күз явын алырлык булуын җиткергән. Хәзер барысының да стадионга эләгәселәре килә. Берсенең дә телевизор экраннары аркылы гына карыйсы килми. Нәкъ менә залда зур энергетика, ә иң мөһиме – Уеннарны тою. Мөгаен, Уеннарда булганнарның бүген күзләренә шатлык яшьләре килер”, - дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, финал тамашасының нечкәлекләре, ачылу тантанасыныкы кебек үк, сер булып саклана. Билгеле булганча, анда Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, Земфира, “Zdob si Zdub”, “Би-2”, “Каста”, “Мумий Тролль” төркемнәре һәм башкалар катнашачак.
Ачылу тантанасын искә алып, Алексей Сеченов тамашачыларның “Мин үзгәрдем” дигән сүзләре аның өчен иң зур мактау булды дип билгеләп үтте. Тамашаны әзерләүчеләр үзләре алдына нәкъ менә шундый бурыч куйган була – кешеләрнең аңын үзгәртү, һәм, оештыручылар фикеренчә, моңа ирешкәннәр дә.