Универсиада тамашаларының сәхнә конструкциясе Горький исемендәге паркта урнаштырылырга мөмкин.
(KZN.RU, 17-нче июль). Тиздән Горький исемендәге паркта Казанның үзенең “Эйфелев манарасы” барлыкка килүе бар. Сүз 2013 елгы Универсиада тамашаларының сәхнә мәйданчыгы булып торган пирамида турында бара. Казан Мэры Илсур Метшин Универсиада-2013 ябылу тантанасына багышланган матбугат конференциясендә журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Илсур Метшин сөйләп үткәнчә, Уеннар тәмамлану белән, ачылу һәм ябылу тантаналарында кулланылган пирамида Горький исемендәге паркта урнаштырылырга мөмкин. “Шәһәрлеләрнең яраткан урыннарының берсе булган парк инде күптән үзенә үткәндәге даны кайтсын дип көтә. Ә пирамидалы конструкция – җәйге студент Уеннарының истәлеге, һәм безнең аны һичшиксез саклап каласы килә”, - дип журналистлар белән фикерен бүлеште И.Метшин.
Пирамиданы Казансу елгасы буендагы мәйданда урнаштыру планлаштырыла, биредә элек балалар өчен аттракционнар үтә иде. Шулай итеп, Казанның үзенең Эйфелев манарасы булачак. Пирамидадан шәһәрнең иң матур урыннарын күзәтү, кафеда утыру, шулай ук якын киләчәктә планда булган Универсиаданың якындагы музеена бару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.