(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы гыйнвар,
Юлия Летникова). Ел саен Казанда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы
призерлары һәм җиңүчеләре арта. 2022 елда төбәк этабында 735 укучы призлы
урыннар алды – узган ел белән чагыштырганда 87 гә күбрәк. Бөтенроссия этабында,
2021 ел белән чагыштырганда, призерлар саны 27 гә артты һәм 142 укучы тәшкил итте.
Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов узган
ел нәтиҗәләре буенча хисап вакытында сөйләде.
Гомумән
алганда, 7 ел эчендә бөтенроссия олимпиадасында призерлар һәм җиңүчеләр саны 2
тапкыр – 72 дән 142 гә кадәр артты.
Олимпиада
нәтиҗәләре гадәттә интернет-ресурслар рейтингында тәкъдим ителә: регионның 100
мең халкына дипломнар саны нисбәтен күрсәткеч буларак исәпкә алалар. Казан,
Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан аермалы буларак, төбәк статусына ия түгел,
шуңа күрә әлеге рейтингларга керми. «Әлеге методологиядән файдаланып, без 2022
елда Татарстан башкаласының мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча
Мәскәүдән калышмавын күрәбез», – дип белдерде И.Ризванов.
Укучыларны
олимпиадада катнашуга стимуллаштыруның бер төре – акчалата бүләкләү. Биш ел
эчендә грант алучылар һәм бүлеп бирелгән акчалар күләме шактый арткан: 2016
елда 495 укучы һәм 338 педагог бүләкләнгән, ә 2022 елда – 1007 укучы һәм 514
педагог.
Ирек
Ризванов шулай ук узган уку елында Казанның 84 укучысы БДИны 100 баллга
тапшырганлыгын искәртте. Шул ук вакытта Казанның 6 чыгарылыш укучысы берьюлы
ике фән буенча максималь нәтиҗәгә иреште. «Имтиханда йөз балл җыйган гына
түгел, бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында призлы
урын алган 3 чыгарылыш укучысы аеруча аерылып торды», - диде Мәгариф идарәсе
башлыгы.
Казан
мәктәпләрен тәмамлаган һәр унынчы укучы «Укудагы аерым уңышлары өчен»
медальләре белән бүләкләнде. «Бу безнең шәһәрдә белем дәрәҗәсенең югары
күрсәткече», – дип ассызыклады И.Ризванов.