(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәрендә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә һәм идарәче компанияләрдә кизү тору һәм авария бригадалары саны арттырылачак, хезмәткәрләр чүп-чарны көн саен чыгарачак һәм юлларны кардан чистартачак. Шәһәр кешеләренең мөрәҗәгатьләренә һәм шикаятьләренә оператив рәвештә җавап бирүне Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә коммуналь хезмәтләргә һәм район администрацияләре башлыкларына йөкләде. «Барысы өчен дә Яңа ел - бәйрәм, ә шәһәр хуҗалыгы өчен бу эшнең барлык режимнарын көчәйтү», - дип ассызыклады ул.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Торак-коммуналь хуҗалык комитетында һәм район администрацияләрендә җитәкчелек составының кизү торуы һәм тәүлек буе эшли торган диспетчерлык элемтәсе оештырылачак. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда каникул көннәрендә кизү тору бригадалары саны гадәти көннәр белән чагыштырганда ике тапкырга артачак - 54 бригадага кадәр, аларның составында 250 кеше һәм 100 берәмлек махсус техника бар, дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Барлык котельныйлар һәм җылылык электр үзәге, һава шартларын исәпкә алып, расланган температура графигы буенча эшләячәк. Коммуналь хезмәтләрне сүндерү белән бәйле план эшләре Яңа ел каникуллары чорында каралмаган», - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
Идарәче оешмалар авария бригадаларының максималь күләмен тәэмин итәчәк һәм тиешле материаллар һәм җиһазлар белән комплектланган кизъ тору персоналының тәүлек буе эшләвен оештырачак. Кизү хезмәтләре телефоннарын казанлылар идарәче компанияләр сайтларында һәм күпфатирлы йортларның мәгълүмат стендларында таба алалар.
Бәйрәм көннәрендә йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны кардан һәм боздан вакытында җыештыру һәм түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту мөһим бурыч булып тора, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Аның сүзләренә караганда, һава торышы начарланган очракта торак хуҗалыгы хезмәткәрләре кар көртләрен булдырмау өчен кирәкле санда кешеләр һәм махсус техниканы эшкә җәлеп итәчәк. Гамәлдәге нормативлар буенча йорт яны территориясе кар төшкәннән соң 6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш, түбәләрдә 30 см артык биеклектә кар туплану рөхсәт ителми.
«Бәйрәм көннәрендә шулай ук калдыкларны вакытында чыгару да мөһим бурыч булып тора, - дип искәртте И.Гыйниятуллин. - Яңа ел каникуллары дәвамында чүп-чарны чыгару көн саен башкарылачак, идарәче оешмаларга контейнер мәйданчыкларына килү юлларын тәэмин итү йөкләнгән».
Бәйрәмнәр алдыннан торак фондында һәм коммуналь инфраструктура объектларында террорчылыкка каршы чараларга аерым игътибар бирелде, дип өстәде нотыкчы. Бүгенгә күп фатирлы йортларның подвалларына һәм чормаларына тикшерү үткәрелде, бик җайланмаларына ревизия ясалды, ачыкланган кисәтүләр бетерелде. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә өстәмә инструктажлар үткәрелде, режим объектларында сак көчәйтелде.
Казан Мэры Илсур Метшин бернинди тоткарлыклар булмасын өчен барлык коммуналь хезмәтләрнең эшен контрольдә тотарга чакырды. «Хакимият башлыкларыннан һәм барлык җитәкчеләрдән коммуналь хезмәтләрнең һәм ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләрнең эшен җаваплы рәвештә оештыруларын сорыйм. Безнең өчен монда бернинди яңа әйбер юк, әмма һәр бәйрәмгә без беренче тапкыр әзерләндәй әзерләнәбез, - диде И.Метшин. - Кулны пульста тотарга, һәр көнне җаваплы җитәкчеләрне билгеләргә кирәк».
Шәһәр башлыгы коммуналь хезмәтләр эше турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирергә өндәде. «Бәйрәм көннәрендә мөрәҗәгатьләр саны һәрвакыт арта. «Ачык Казан»да һәм башка ресурсларда шәһәр кешеләренең барлык мөрәҗәгатьләрен игътибар белән күзәтергә һәм аларга кичектергесез җавап бирергә кирәк», - дип йөкләде Мэр