(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин туристларны башка шәһәрләргә барудан тыелырга һәм Яңа 2021 елны өй шартларында каршы алырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында Яңа елга әзерләнсәләр дә, халыкта бәйрәм рухы тудырырга тырышсалар да, дөньяда киеренке эпидемиологик вәзгыять саклана. Мондый шартларда сәяхәтләрдән баш тарту яхшырак, дип ассызыклады бүген шәһәр башлыгы «Эфир» шәһәр телеканалында узган «Тема» программасында.
Алып баручының Казан бу кышта туристларны көтәме-юкмы, дигән соравына җавап биреп, Мэр: «Без дөньяда ниләр барганын күрәбез, вәзгыять бер дә җиңеләймәде, - дип билгеләп үтте. Европа илләренең күпчелеге локдаун игълан итте. Алар кешеләрнең сәламәтлеген сайлый, аны икътисадтан югарырак куя, һәм бу дөрес тә». Ул шулай ук Казан - ачык шәһәр, дип өстәде, әмма барлык чаралар, беренче чиратта, аның халкына юнәлдерелгән. «Мин бу мәсьәләдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килешәм. Бүгенге көндә алар үтәргә киңәш иткән барлык куркынычсызлык чаралары да бик мөһим. Яңа ел - гаилә бәйрәме, аны өйдә каршы алу яхшырак. Вәзгыять бик үзгәрүчән, һәм беркем дә карантинга кире кайтырга теләми. Пандемия - без кунакларны бик үк зарыгып көтмәгән очрак».
Шәһәр башлыгы барлык кешеләрне үзләрен сакларга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә, шул исәптән - шәхси саклану чараларын йөртергә һәм биналарда уза торган массакүләм чаралардан баш тартырга чакырды. «Саклану методлары барыбыз өчен дә бертөрле. Шуны да онытмыйк, хәлләр киеренке булып кала бирә. Кунакларны без вәзгыять тиешенчә булгач чакырырбыз», - дип өстәде Мэр.
Бөтен кыенлыкларга да карамастан, Казан Яңа елны каршыларга әзер: бу атнада шәһәрдә бәйрәм иллюминациясе ачылды, барлык җәмәгать урыннары - парклар, скверлар, яр буйлары бизәлде. Гомумән шәһәр буенча 65 чыршы шәһәрчеген ачуга әзерләдек, дип искәртте Мэр. Яңа ел ялларында казанлылар өчен ачык һавада 130 чара үткәреләчәк. Моннан тыш, шәһәрдә массакүләм шуу өчен җиһазландырылган 20 ачык шугалакта йөрү мөмкинлеге бар, прокатка бирү өчен 3 мең пар тимераяк әзерләнгән. Шулай ук 12 чаңгы базасы һәм 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшли.
«Саф һавада ял итү өчен барысы да бар. Мин нәкъ менә сәламәт яшәү рәвеше, гаиләләр, балалар белән актив ял итүне тәкъдим итәм. Без моның өчен барысын да эшләдек, Яңа ел кәефен булдырырга тырыштык», - диде И.Метшин.
Татарстан башкаласында казанлыларга инде яхшы таныш ял итү урыннары - мәсәлән, «Черек күл» паркы яңача яңгырады, анда шәһәр халкын матур чыршы һәм тимераяклар прокаты, реставрацияләнгән «Чулпан» мәдәният сарае каршындагы мәйданчык һәм башкалар көтә, дип өстәде Мэр.
Шулай ук И.Метшин шәһәр халкына мөрәҗәгать итте һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Бу ел узды, һәм барлык кыенлыкларга крамастан без аны бергә, дус-тату уздырдык, бергә иҗат иттек, бергә эшләдек. Казанлыларның барысына да шәһәребезне бергәләп тагын да яхшырак ясаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Мэр. - Барыгызга да бәхетле Яңа ел телим. Һәр йортка бәхет килсен, барысы да сәламәт булсын. Һәм 2021-нче ел уңышлы булсын, ә барлык кыенлыклар да бу кәбисә елында калсын».