(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казан халкы узган якшәмбедә үз сайлау участокларына килеп, югары гражданлык аңлылыгын күрсәтте. Мондый фикерне бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде, ул 8-нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауны һәм 15-нче номерлы Кулагин округы буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлауларны шәрехләп үтте.
Казан Мэры хәбәр иткәнчә, Казанда сайлаучыларның саны 51%-тан артып киткән, гомумән республика буенча бу күрсәткеч 70%-тан артык. «Гражданлык аңлылыгын күрсәткән һәм сайлау участокларына килгән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм. Миллионлы шәһәрләр буенча, килгән казанлыларның 51% булуы - зур күрсәткеч. Мисал өчен, Санкт-Петербургта губернатор сайлауларында 23%-ка якын сайлаучы катнашкан, Мәскәүдә бу күрсәткеч 20%-ка кадәр дә җитмәгән», - диде Илсур Метшин.
«Бердәм Россия» партиясе ТР Дәүләт Советына сайлауларда 67% тавыш җыеп җиңү яулады. Аннан соң «КПРФ», «ЛДПР», «Справедливая Россия» бара. «Бердәм тавыш бирү көне тагын бер кат хакимияткә, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ышаныч дәрәҗәсен күрсәтте. Без шәһәр инфраструктурасын, юл төзелешен, ишегалларын, фасадларны, юлларны, торак фондны, социаль өлкәне камилләштерү буенча күп эш башкарабыз. Республикада ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән 40 программа эшли, аларның башка төбәкләрдә дә аналоглары юк. Шуңа күрә Татарстан башка төбәкләр фонында «Бердәм Россия» партиясе өчен тавышларның югары булуын һәм килүчеләр санының күп булуын күрсәтә», - дип шәрехләде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы сайлауларны оештыруда актив катнашканнарга рәхмәт белдерде. «Бик зур эш башкарылды. Күпсанлы күзәтүчеләр җәлеп ителде. Без әле Россиянең төрле почмакларыннан җеелган бу кадәр профессионал күргәнебез юк иде. Бу җайга салынган эш булды – полиция хезмәткәрләре кагыйдә бозуларга юл куймады, ә бәхәсле мизгелләр эш тәртибендә хәл ителде», - диде И.Метшин.
Ул шулай ук сайлаулар алдыннан район администрацияләре башлыклары да, кандидатлар да халык белән очрашулар уздыруын искәртте. «Сайлаулар алдыннан сайлаучылар белән күп очрашулар узды, парламентның яңа составы игътибарга алырга тиешле наказлар, теләкләр тупланды. Әле күп эшләр башкарасы бар, кешеләр бездән үзгәрешләр көтә, һәм без уртак эшебездә аларның өметләре артыннан өлгерергә тиеш», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 8-нче сентябрьдә Казан территориясендә 461 сайлау участогы эшләде. 17 сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен электрон эшкәртү комплекслары кулланылды.