(Казан
шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин ТР
Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Идел буе районындагы Петровский бистәсенең
129-нчы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан 270-нче номерлы
сайлау участогына шәһәр башлыгы хатыны Гөлнара Метшина белән килде. Казан Мэры
шәһәр халкын сайлауларда катнашырга һәм Татарстанның булачак парламенты өчен
тавыш бирергә чакырды.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген бөтен республика
өчен бик мөһим көн. «Татарстан парламентының киләчәген безнең сайлаучыларыбыз
билгели. Мин Казанның барлык кешеләрен сайлау участокларында үз тавышларын
бирергә чакырам. Без иртәгесе көнгә, нинди закон проектлары кабул
ителәчәклегенә битараф түгелбез. Бүген барысы да сезнең кулда, хөрмәтле
казанлылар», – диде Илсур Метшин.
Петровский бистәсендәге 270-нче номерлы сайлау
участогында барлыгы 1,3 меңгә якын кешене көтәләр. 2019 елның 1-нче июле күрсәткечләре
буенча, Казанда сайлаучылар саны 914 меңнән артык кеше.
Шәһәр территориясендә бүген 461 сайлау участогы эшли.
17 сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен электрон эшкәртү комплекслары
файдаланылачак. Торак массивлардагы тавыш бирү биналарыннан ерак урнашкан
сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, сайлау участокларына кадәр бушлай шаттллар оештырылды.
Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бүген,
бердәм тавыш бирү көнендә, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән
беррәттән, республика башкаласында Казан шәһәр Думасының 15-нче номерлы Кулагин
округы буенча депутатларын өстәмә сайлаулар уза.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүчеләрнең барысына да
сайлау участокларында «Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!» беләзеге тапшырыла.
Ул җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан Арена» стадионындагы бәйрәм концертына керү мөмкинлеге бирә. Концертта
«Любэ» төркеме, Диана Арбенина һәм «Ночные снайперы» төркеме, Дана Соколова,
Гүзәл Уразова һәм башка җырчылар катнашачак. Концерт программасы 22.00 сәгатьтә
бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен Казанның
җәмәгать транспорты маршрутларының эше 23.30 сәгатькә кадәр озайтылачак.