(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче июнь, Екатерина Виславская). Кичә “Казан Арена” стадионында
үткән Колумбия һәм Польша командалары арасында үткән матч вакытында моңа кадәр
күрелмәгән куркынычсызлык чаралары күрелде, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур
Метшин эшлекле дүшәмбедә. Тәртип бозулар күзәтелмәде, дип белдерде, үз
чиратында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе
урынбасары – полиция җитәкчесе Александр Мищихин.
Хокук саклау
органнары вәкиле мәгълүматлары буенча, стадионда 42 мең 873 тамашачы булган,
шуларның 3 мең 309-ы – Польша җыелма командасы җанатарлары һәм 17 мең 254-е –
Колумбия командасыныкы. Уен вакытында тәртипне эчке эшләр органнарының 1808
хезмәткәре тәэмин итте. “Күрелгән кисәтү чаралары ярдәмендә футбол матчы
башланганчы ук, керү билетларын законсыз сату факты буенча 1990 елгы шәһәрле кулга
алынды”, - диде Александр Мищихин.
“Дөресен әйткәндә,
Польша һәм Колумбия җанатарларының темпераментын белә торып, без моңа кадәр
күрелмәгән куркынычсызлык чаралары күрдек, һәм барысы да яхшы үтте. Бу зур эш,
- диде шәһәр башлыгы һәм хокук саклау органнарына, волонтерларга һәм башкаларга
рәхмәтен белдерде. – Алда тагын өч матч. Алга таба тагын да кызу булачак, шуңа
да эш күп – җәмәгать тәртибен саклау, объектларда һәм шәһәрдә куркынычсызлык
тәэмин итү”. Илсур Метшин өстәгәнчә, FIFAның уеннарны уздыруга куйган таләпләрен
үтәү дә кирәк, җанатарларның һәм казанлыларның уңайлылыгы турында да онытырга
кирәк түгел.
Казан Мэрына җанатарларның
үзләренең командаларына булышлык итүләре ошаган. Ул аларны казанлыларга мисал
итеп куйды. “Тән чымырдый! Алар шундый искиткеч җанатарлар! Алар ачык, матур,
алар шәһәрне бизәде. Бу бәйрәм, аның белән без горурланачакбыз, оныкларыбызга
сөйләячәкбез, - диде Илсур Метшин. – Бездә дә шундый яшьләр үсүен телим –
басып, гимнны йөрәкләреннән җырлый алырлык. Нинди зур футбол бәйрәме илебезгә
килде, нинди онытылмаслык тәэсирләр, океан аркылы очып килгән кешеләр безгә
нинди кичерешләр бүләк итә. Алар футболны гына түгел, илләрен яраталар. Кичә Колумбия
җанатарлары кебек бердәм булуыбызны телим”.
Искәртергә кирәк,
кичә матч Колумбия командасының җиңүе белән тәмамланды –3:0.