(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче июнь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле
дүшәмбедә Дамир Фәттаховны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры
вазыйфасына билгеләнүе белән котлады. Шәһәр башлыгы Д.Фаттаховка эшендә уңышлар
теләде. Ул билгеләп үткәнчә, үз эшенең остасы булу һәм яшьләр белән аралашуда
зур тәҗрибәсе аңа яңа урында яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.
Искәртергә кирәк,
Дамир Фәттахов 12 ел Казан Башкарма комитетының структурасында эшләде. Хезмәт юлын
ул Казан шәһәр Думасының иң яшь депутаты буларак башлады, тиздән Балалар һәм
яшьләр эшләре комитетын җитәкләде, ә соңрак Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы булды, дип санап китте И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, тузган торак,
сәнәгый предприятиеләр һәм эре бизнес вәкилләре саны буенча,әлеге районнар 29
яшьлек җитәкче өчен җиңелләрдән булмый.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, министр вазыйфасына билгеләнүдә Д.Фаттаховның яшьләр белән аралашуда
зур тәҗрибәсе, шул исәптән зирәкләр һәм тапкырлар клубында уйнау да, роль
уйнады. “Бу узарга тиешле юл. Яшьләр эшләре министры нәкъ шундый яшь һәм
креатив булырга тиеш”, - диде И.Метшин. Ул шулай ук республика Президентына
күрсәткән ышанычы өчен рәхмәтен белдерде.
Үзенең 1000 еллык
булуына карамастан, яшьләр һәм студентлар саны буенча Казан Россия
субъектларының иң яшь башкалаларының берсе булып тора, шуңа күрә яңа ведомство
башлыгы туган шәһәре иминлеге өчен эшләячәк, дип билгеләп үтте И.Метшин.
Д.Фәттахов
хезмәттәшләренә бергәләп эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде. “Кеше нәрсә дә булса
югалтса гына, аны чынлап бәяли башлый. Мин көчле командада эшләдем һәм һәрберегезгә
уртак хезмәтебез өчен рәхмәтлемен”, - диде Д.Фәттахов. Аерым рәхмәт сүзләре
белән ул Мэрга мөрәҗәгать итте: “Сез җитәкче генә түгел, сез минем укытучым,
остазым, иптәшем. Миңа күрсәткән ышанычыгыз, җитди эш, шәһәр проектлары өчен
рәхмәт. Сезнең мисалыгыз ярдәмендә минем эшемдә төп принципларның берсе булып кешеләрне
тыңлау һәм ишетү торды”.
Мэр Дамир Фәттаховка
яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм аны “Казан иминлеге өчен хезмәте һәм
батырлыгы өчен” мактау билгесе белән бүләкләде.